Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кукмарада Бөек Ватан сугышы ветераныннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырыла.

Кукмарада Бөек Ватан сугышы ветераныннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырыла.

Корпункт: 
Кукморский

Кукмараның дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре бирелде. Аларга бүләкләрне район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Димитриев тапшырды. «Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан бирелүче истәлекле медаль расланды. Аны тапшыру - минем өчен зур дәрәҗә. Геройлык һәм батырлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә", - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте ул.

Юбилей медальләрен Кукмарадан Касыйм Дәүләтов, Әрхәми Минимуллин, Риза Галин һәм Фәрхетдин Галәвиевлар алды.

Опубликовано 26 February, 2020 - 16:15 пользователем МБУК Краеведчес...

Source URL (modified on 26/02/2020 - 16:15):https://tatfrontu.ru/tt/news/kukmarada-boek-vatan-sugyshy-veteranynnaryna-zhinunen-75-ellygyna-bagyshlangan-yubiley-medallre