Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кырынды китапханәсендә әфганчы авылдашлары белән очрашу булды

Кырынды китапханәсендә әфганчы авылдашлары белән очрашу булды

Корпункт: 
Агрызский

           15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулды. Мәдәният учакларында, китапханәләрдә әфганчылар белән очрашулар, әлеге истәлекле датага багышлап чаралар оештырыла.

            Кырынды китапханәчесе Фәридә Артемьева да мәктәп укучылары белән очрашуга ветеран әфганчы Илфат Батыровны чакырды. Ул Әфганстан, канлы бәрелешләр, чын дуслыкның кадере турында сөйләде.

            Аннан соң укучыларга шул елларны хәтерләткән “Әфганстан“ дигән документаль фильм күрсәтелде.

            Укучылар да әфганчы авылдашлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Анастасия Гребенщикова әфганчы күршесе Алмарис Хәмидуллин белән таныштырды. Фәридә ханым үзе әфганчы ире Сергей Артемьев, аның батырлыклары турында сөйләде.

            Әлеге чарада балалар җырлар да башкардылар, шигырьләр дә укыдылар.

Опубликовано 13 March, 2019 - 11:12 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 13/03/2019 - 11:12):https://tatfrontu.ru/tt/news/kyryndy-kitaphansend-fganchy-avyldashlary-beln-ochrashu-buldy