Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ленинград чолганышы өзелүгә 72 ел

Ленинград чолганышы өзелүгә 72 ел

Корпункт: 
Буинский
Моннан нәкъ җитмеш ике ел элек 871 көнгә кадәр дәвам иткән блокадада калганнар җиңел сулап куя. Бөек Ватан сугышы чорында булган Ленинград чолганышы афәтен замандашларыбыз әле бүген дә сискәнеп искә ала. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынча дәвам иткән мәрхәмәтсез сынау сугыш күрмәгән яшь буынны да тетрәндерә. 28 гыйнварда мәктәптә Ленинград блокадасы тәмамлануга 72 ел тулу уңаеннан чара оештырылды. Мәктәп укучылары сугыш ветераннары, Ленинградны саклаучылар белән истәлекләре видеоязмалар карадылар. Чараны математика һәм информатика укытучысы Салаватуллина Ф.Ф. әзерләде.
Опубликовано 8 February, 2016 - 16:35 пользователем Буинский краеве...

Source URL (modified on 08/02/2016 - 16:35):https://tatfrontu.ru/tt/news/leningrad-cholganyshy-ozelug-72-el