Менделеевлылар Җиңү аллеясына нигез салдылар
Корпункт:
Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләр «Мәңгелек ут» мемориалы янындагы территориядә Бөек җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә 75 юкә утырттылар. Аллеяга нигез салуда ветераннар, муниципалитет башлыгы В. Чершинцев, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.