Озак яшәүнең сере
Корпункт:
Күптән түгел безнең шәһәребездә яшәүче Анна Синицинага туксан яшь тулуы турында язып чыккан иде инде. Шул уңайдан безнең хәбәрчебез аның белән очрашып, сөйләшеп утырды.
Анна Михайловна егерменче еллар башында Әҗмәр авылында туа. Гаиләдә алты бала – дүрт малай һәм ике кыз үсә. Артык бай яшәмәсәләр дә, гаилә ачтан интекми, чөнки әтисенең ит сатуга патенты була. Ул авыллар буенча ит җыеп йөри, аны базарга алып барып сата. Ләкин әтиләре иртә үлә, әнисе кырык яшьтә тол кала. Шуннан соң тормыш бик авырлаша. Ачтан үлмәс өчен, балаларга мәктәптә укырга түгел, ә эшләргә туры килә. Анна сигез яшьтә мәктәп директоры гаиләсендә ялчы булып эшли, ул кызны укырга-язарга өйрәтә. Аның белеме әнә шуның белән төгәлләнә.
Аннары ул “Коминтерн” колхозындагы тагын бер гаиләдә ялчы булып эшли. Анна бер эштән дә куркып тормый – кер дә юа, ашарга да пешерә, үзе бала гына булса да, балалар да карый. Эш сөючән кызны гаиләдә үз итәләр. Шуңа күрә зур кыенлыклар белән булса да паспорт юнәтеп, Казанга китәргә мөмкинлек бирәләр. Туган авылы турындагы истәлек булып кызда ярым җимерек чиркәүдән яшерен генә алып чыккан берничә икона кала. Ә әнисе, башка балалары белән вербовка буенча Выборг шәһәренә китеп урнаша, Анна Михайловнаның туганнары әлегә кадәр шунда яшиләр.
Казанда Анна ике ел буе почтальон булып эшли. Шәһәр тормышы күңеленә хуш килсә дә, Бөек Ватан сугышы башлангач, кире Куйбышевка әйләнеп кайтырга була. Монда тормышка чыга. Ире Василий телсез-чукрак булса да, бик оста итеп аяк киемнәре тегә, шуңа күрә Анна Михайловна кигән аяк киемнәре дә кеше кызыгырлык була. Үз вакытында хәтта иң бай кешеләр генә кия торган пробка табанлы фетрлар киеп йөри.
Ул монда сыра заводына эшкә урнаша. Зур тимер савытларда кайнатма кайнатып, аларны бер урыннан икенче урынга ташырга туры килә. Эш авыр булса да, кечкенә буйлы Анна Михайловна аны җиренә җиткереп башкара. “Минем бер тапкыр да пешкәнем булмады!”– дип, әле дә горурлык белән сөйли. Сугыш вакытында сыра заводында фронт өчен бәрәңге киптереп, аны юкә капчыкларга тутырулары турында да искә алды...
Аннары сәламәтлеге начараюы сәбәпле, башта хастаханәгә, соңрак эчке эшләр бүлегенә техничка булып күчә. Лаеклы ялга да шуннан китә. Улы Александр укытучы һөнәрен алып, Казанда эшли, кызы Галина Мәскәү шәһәрендә Саклык банкларының берсендә баш бухгалтер. Оныклары да югары белем алган.
Анна Михайловна белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Ул бик тыныч, хәтере яхшы, күп кешеләрне белә, олы яшьтә булса да, аның зәвыклы булуына сокланып утырдым. Хәтта чәйне дә тәлинкәсе белән бергә өстәлгә түгел, салфетка өстенә куя. Үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген тормыштан, кайчандыр бергә эшләүчеләрдән өйрәнеп калган. Кыскасы, Анна Михайловнаны гомер буе тормыш үзе өйрәткән. Ул әле дә тормыштан артта калмаска тырыша. Анна Михайловна әлегә кадәр китапханәгә йөри, китаплар, журналлар, газеталарны яратып укый. Телевизор карарга ярата, кәрәзле телефоннан да файдалана белә. Заманадан артта калмый. Әле дә чисталыкны, пөхтәлекне ярата. Без килгән көнне дә ул өстенә бик килешеп торган кызыл күлмәк һәм бәйләгән ак жакет кигән иде.
Анна Михайловна гомер буе бәйләргә ярата, аз гына буш вакыты булдымы, шунда ук кулына бәйләү энәләрен алып утыра, оныкларына, килгән кунакларга үзе бәйләгән йон оекбашлар бүләк итә.
Җырларга яратуын әле дә сагынып сөйли, заманында мәҗлесләрдә аннан да матур җырлаучы булмаган. Ул бервакытта да ялгыз яшәмәгән, фатирына һәрвакыт кешеләр керткән, аның йортында авылдан килгән яшьләр дә, шәһәрдән килгән практикантлар да яшәгән. Аларның кайберләре әлегә кадәр хәлен белеп торалар. Ә Вера Михайловна Черкасова, Людмила Васильевна Шершнева озак еллардан бирле аның иң ышанычлы дуслары.
Шактый авырлыклар күргән, ләкин әле дә тормыштан ямь табып яшәгән, аның кызыгын югалтмаган Анна Михайловнаны тыңлап утыруы гаҗәеп кызык иде, аннан аерыласы килмәде. Сөйләшеп утырганда ук ирексездән: “Озак яшәвенең сере нәрсәдә икән?” – дип гаҗәпләнеп утырдым. Бу сорауга җавап табуы җиңел түгел. Бөтен кеше дә аның кебек киң күңелле, сабыр холыклы, түзем була алмыйдыр. Минемчә, нәкъ шундый кешеләр генә озын гомерле буладыр.
Бер уйлаганда, моның өчен акча кирәк түгел бит. Анна Михайловна кебек, тормышны ярату, чиксез яшәү теләге һәм иң мөһиме – сәламәтлек кирәк...