ПЕСӘЙДӘ ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Октябрь аен мәрхәмәтлелек ае дип билгелисе килә. Чөнки әлеге ай өлкәннәр көнен билгеләп үтү белән башланып китә, – «Менделеев яңалыклары" газетасы хәбәр итә.
Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров, Фирдәвес Рәхмәтуллина, китапханәче Розалия Ярахановалар өлкәннәр декадасын алдан кабул ителгән план буенча үткәрделәр. 10 көнлек дәвамында авылыбызда яшәүче әби-бабайларның өйләрендә булып хәлләрен белешү, ярдәм күрсәтү кебек эшләр башкарылды. Ә декаданың кульминацион ноктасы булып, 10 нчы октябрь көнендә өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм кичәсе уздырылды. Өлкәннәрне тәбрикләргә дип, Менделеев районы Башкарма комитеты урынбасары Кашбиев Олег Маликович та килгән иде. Мәдәният йортында үткәрелгән әлеге чарада мөхтәрәм кунакларыбыз чәй өстәле артында бик матур гапләшеп, күңелле концерт карап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар исеменнән, Фәридә Мәхмүтова Песәй авылы җирлеге башлыгы Вильдан Илсуровичка, бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фото Ф.Рәхмәтуллина архивыннан