Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сабада “Хәтер шәме” мемориаль акциясе узды

Сабада “Хәтер шәме” мемориаль акциясе узды

Корпункт: 
Сабинский

Моннан 77 ел элек кешелек тарихында иң фаҗигале вакыйга – Бөек Ватан сугышы башлана.

Шушы кайгылы көн уңаеннан 21 июньнән 22сенә каршы төндә районыбызда “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды. Сабада район хакимияте җитәкчеләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре шәмнәр тотып, Мәңгелек ут янына килделәр, кайгы митингы үткәрелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш  ясап, Ватан сугышта илебез халкы   күрсәткән батырлыкның онытылмаска, хәтерләрдә мәңге сакланырга тиешлеген искәртте, тынычлыкның кадерен белергә  чакырды. Билгесез солдат һәйкәленә канәфер чәчәкләре салынды. Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар иртәгә  дә дәвам итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугыш Бөек Ватан сугышы 27 миллионга якын кешенең гомерен өзде. Районыбызның 4989 асыл ир-егете яу кырында ятып калды.

Опубликовано 22 June, 2018 - 13:38 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 22/06/2018 - 13:38):https://tatfrontu.ru/tt/news/sabada-hter-shme-memorial-akciyase-uzdy