Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сабада “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды

Сабада “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды

Корпункт: 
Сабинский

  21 июньнән 22сенә каршы төндә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында респуб­лика  күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды.

Аның максаты: Бөек Ватан сугышында – фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу.  Рес­публика яшәүчеләргә 21 июнь кичендә  21 сәгатьтән иртәнге 4кә кадәр шәм  яндырып тәрәзә төпләренә куярга, мемориаль комплекс­лар, һәйкәл-обелисклар янында үткәреләчәк  акцияләрдә катнашырга   киңәш ителде. Сабада 22 июньдә Билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек  ут  янында  Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды. Кулларда яндырылган шәмнәр тотып "Хәтер шәме" акциясенә күп сандагы  Сабалылар  кушылды.

Опубликовано 22 June, 2017 - 09:36 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 22/06/2017 - 09:46):https://tatfrontu.ru/tt/news/sabada-hter-shme-memorial-akciyase-uzdyryldy-0