Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сабалылар – Сталинград сугышында

Сабалылар – Сталинград сугышында

Корпункт: 
Сабинский

Моннан 70 ел элек  – 1943  елның 2  февралендә Сталинград  янында 200   көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган  сугыш  совет гаскәрләренең  зур  җиңүе белән тәмамлана.

Бу  көнне Германия  гаскәрләренең  зур группировкасы  капитуляция  ясый: 91 мең  немец  солдаты һәм  офицеры  әсир төшә, 142 меңгә  якыны үтерелә. Совет гаскәрләренең Сталинград  янында җиңүе Ватан сугышында тамырдан борылышның башлануына китерә. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә. Бу көн  Россиянең Хәрби даны  көне буларак та  билгеләп үтелә. Әлеге тарихи бәрелешнең көзге-кышкы салкыннарда гаять авыр шартларда барганлыгына һәм Җиңүнең чын героик  көрәш аша  килүенә дәлил итеп бер генә мисал  китерәм. Кукмара  районының бер авылыннан Сталинград  сугышының башыннан  ахырына кадәр катнашкан ветеран  сөйләгәннәр һич онытылмас. ”Үзәкләрне өшетә торган  суыкларда сугыш  кырында ятып  калган  фашист гәүдәләрен “П” хәрефе рәвешендә әрдәнә итеп  өеп, әче җил-бураннан ышыклана  идек”,– дип  сөйләгән  иде  ул

Бөек Ватан сугышыннан кайта  алган 6 меңнән артык райондашыбызның бүген инде санаулылары гына исән. Сугыш җәрәхәтләреннән, тормыш газапларыннан моннан 40-70 еллар элек бакыйлыкка  күчкән ветераннарны белүче, аларның образын күзаллаучы  кешеләрне дә инде табуы  кыен. Әмма без  аларны беркайчан  да онытырга тиеш түгел! Хәтерләребезне кузгату  максатында, мин Сталинград өчен  барган сугышларда катнашкан сабалылар турында булган  мәгълүматларны район халкына  җиткерүне дә бик  мөһим  эшкә  саныйм.

Хәйдөр Хисанов

Опубликовано 6 May, 2015 - 11:46 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 06/05/2015 - 11:46):https://tatfrontu.ru/tt/news/sabalylar-stalingrad-sugyshynda