Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сугыш турында спектакль

Сугыш турында спектакль

Корпункт: 
Менделеевский

Бәзәкә мәдәният йортының «Елмай» театр коллективы Җиңү көне алдыннан танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗевның “Яра” повесте буенча сугыш темасына куелыш тәкъдим итте, – Менделеев яңалыклары газетасы хәбәр ит.

– Әлеге әсәр-драманы очраклы сайламадык, – ди җитәкче Гүзәлия Гомәрова. – Анда халкыбызга күп михнәтләр китергән кырыс сугыш вакыты тасвирлана. Сәхнәдә ул шанлы еллар эпизодларын уйнап, без тагын бер вакытны кеше хәтерен яңартырга, яшь буынга Җиңүнең нинди бәягә бирелүен җиткерергә омтылдык. Атрибутика – солдат фуфайкалары, шинель, галифе чалбар юнәтүдә, сәхнәне бизәүдә кыелыклар булды. Авыл халкына мөрәҗәгать иттек, булыштылар. Шунысы да куанычлы, җирле дәрәҗәдәге мәдәни чараларны үткәрүдән меценатлар читтә калмый. Бу юлы да Мөнәвир Гыймадиевка, Рәфис закировка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар башка шәһәрләрдә яшиләр, ләкин туган авыллары белән элемтәне өзмиләр.

Куелышта улларның югалткан әтиләрнең һәм әниләрнең, сөеклеләрен башка беркайчан да күрмәячәк кызларның, ятимнәрнең, картларның ачы язмышлары тасвирлана. Ата-ана хәбәрсез югалган улларының кайтырына өметен өзми. Нәтиҗәдә танып булмаслык дәрәҗәгә җиткәнче кыйналган, кешегә караганда күбрәк өрәккә ошаган солдат туган өенә кайта, ләкин ата-ана аны уллары дип танымый.

– Барлык халыкның бөек фаҗигасе дә шунда инде, – диләр ата-ана ролен уйнаган Рафиснур Сибгатуллин һәм Фәйрүзә Хуҗаәхмәтова.

Солдат образында Фәрид Гәрәев.

– Роль эмоциональ яктан катлаулы, – дип билгеләде ул, – сәхнәдә уйнап, әйтерсең, үз героема әверелдем, шул ук вакытта сугыш елларының мәхшәрен йөрәгем аша үткәрдем.

Рәвия һәм Расыйм Мусиннар, Тәнзилә Сибгатуллина, Илсур Хуҗаәхмәтов, Фаилә Ахунҗанова шулай ук сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.

– Артистлар чираттагы тапкыр чын һөнәриләр булуларын исбатладылар. Репетицияләр көн саен булды, шунысын да әйтергә кирәк, үзешчәннәрнең күбесе сменалы эшләрдә. Алар ихлас мактауга лаек, – дип бүлеште Гөлшат Нәҗметдинова.

Лилия Мөнирова фотосы

Опубликовано 9 May, 2019 - 11:41 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 09/05/2019 - 11:41):https://tatfrontu.ru/tt/news/sugysh-turynda-spektakl