Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сугыштан кайткан әтиләре икенче хатынга китә

Сугыштан кайткан әтиләре икенче хатынга китә

Корпункт: 
Арский

Сугыш башланганда Кылачы авылыннан Зөлфирә Камалиевага 4 кенә яшь була. Әтиләре Гыйният Мозаффаровны сугышка озатуларын яхшы хәтерли.   Әниләре Маһинур берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп (кечкенәсенә 1 генә яшь), калган өчесен ияртеп, авылның аргы ягына озатырга менә.

– Әтинең хушлашу сүзен хәтерләмим, — дип сөйли Зөлфирә апа. — Атларга утырып киттеләр. Күздән югалганчы карап калдык. Хатларында шигырьләргә кадәр язды.

Һаваларда айраплан,

Йөриләр унар—унар.

Миннән сәлам алган кошлар,

Кайтып талларга кунар.

Безнең әти матур кеше иде. Бригадир булып эшләде. Хәрби киемнән, хром итекләрен киеп чыгып китәр иде. Авылда тол хатыннар күп. Шулай итеп, ике балалы тол хатынга йортка керде. Сугыштан кайткан әтине күрми дә калдык. Әнинең елаганнарын бер дә онытасым юк. Әни, ник елыйсың, дип сорар идек. Ник сорыйсыз, беләсез ич инде, дип өзгәләнер иде. Әтинең икенче хатыны 5 ел яшәгәннән соң үлде. Әти килде, әмма әни кертмәде. Хәзер кирәк түгел инде син безгә, диде. Шуннан өченче хатын белән гомер итте. Бер авылда яшәүләре  җиңел булмады… Иң авыр сугыш елларында әни алып калды безне. Үлгән сыер тиресеннән аш пешереп ашаган вакытлар да булды. Әни матур да, тырыш та кеше иде. Хәер эстәргә чыгармадым мин сезне, дияр иде. Кылачы артелендә эшләгән елларда (1953—1962 еллар) рәхәт яши башладык.

Киенгәннәр дә, тамак та тук булган. Чүәк, читек теккәннәр. 1962 елда Казанбаш егетенә Габделфәрт Камалиевка кияүгә чыга.

— Тракторда эшләде ул, — дип сөйли Зөлфирә апа. — Көрәш батыры, гармунда уйный. Шулар кызыктыргандыр инде. Яратып бардым. Тырыш кеше булды. Арчага өй салдык. Өч бала тәрбияләп үстердек. Кайнана белән яшәдем. Ирем үлгәнгә хәзер 19 ел. Ул үлгәч, бик еладым. Кешене бик кызганам, еларга гына торам.

Арчада “Сельхозхимия” берләшмәсендә техник хезмәткәр булып эшли. Төрле эшне башкарырга туры килә. Тырышлыгын предприятие җитәкчелеге    бәяләп тора. Мактау грамоталары гына да бер кочак.

— Әни безнең бик чиста иде, минем дә йөрәгем тик тора торган түгел, эшләгәндә дә шуның өчен яратканнардыр инде, — ди ветеран.

Кызы белән улы (Гөлфия, Рифат) Казанда үз гаиләләре белән яши. Кечесе Әлфия Арчада көн итә. Күп вакыт кызым Әлфиядә инде, ди ул. Әнисе Маһинур үлгәнгә 25 ел. Аякларында әнисе бәйләгән ап—ак йон оекбашлар. Ул аларны кадерләп саклый. Аякларны гына түгел, күңелне дә җылытып тора торган хатирә—истәлек.

Зөлфирә апа үткәннәрне искә төшереп, күңелен бушатты. Бу буын йөрәгенә күпме моң—зар, ил күтәргән авырлыклар сыйган. Өлкән буын хатирәләр белән яши. Ничек түздек, чыдадык икән, диләр.  Сугыш ветераннары кебек үк безнең дә хөкүмәттән кадер—шәфкать, кайгыртучанлык тоярга хакыбыз бар, ди алар.

Румия Надршина.

Опубликовано 2 May, 2015 - 08:53 пользователем Арскмузей

Source URL (modified on 02/05/2015 - 08:53):https://tatfrontu.ru/tt/news/sugyshtan-kaytkan-tilre-ikenche-hatynga-kit