Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдәби-музыкаль сәгать үткәрде

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдәби-музыкаль сәгать үткәрде

Корпункт: 
Сабинский

Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 110 ел тулуга багышлап Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе  әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Шәмәрдән лицееның 6г сыйныфы өчен (укытучылары Шаехова Л.А.)  «Жизнь, отданная борьбе» - әдәби-музыкаль сәгатьне китапханәчеләр Димитриева Е.А. һәм Садыйкова Г.Х. әзерләделәр. Алар укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның фашист концлагерьларындагы героик көрәше турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Опубликовано 15 February, 2016 - 16:09 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 15/02/2016 - 16:09):https://tatfrontu.ru/tt/news/tnzhmiev-isemendge-shmrdn-avyl-kitaphanse-dbi-muzykal-sgat-utkrde