Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

Корпункт: 
Менделеевский

Тойма авылында Бөек җиңүнең  73  еллыгына  багышлап, «Һәйкәлләргә  юлны  онытма» - дип  исемләнгән митинг узды.

Тыл  ветераннарын һөм  сугыш ятимнәрен  Менделеевск муниципаль  районы башлыгы  ярдәмчесе Роберт Искәндәров,  Яңабирде җирлеге  башлыгы  Евгений    Никифоров котладылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы  турында шигырьләр сөйләделәр  һәм  сугышта  һәлак  булган батырлар  хөрмәтенә чәчәкләр  бәйләме куйдылар.

Мәдәният  хезмәткәрләре Мәрфуга Сираева, Айрат Мубаракшин җыр  бүләк иттеләр. «Бар  булганны саклыйк  кадер  белән. Комсызланмыйк теләп артыгын.Сорыйк җиргә  еллар  иминлеге.  Тыныч  булсын, диеп,  һәр  таңы» - дип тәмамлады митингны  алып  баручы  китапханәче  Ямалутдинова Фирзәвия.

Опубликовано 14 May, 2018 - 13:10 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 14/05/2018 - 13:10):https://tatfrontu.ru/tt/news/toyma-avyly-mdniyat-yorty-hbr-it