Тыл геройлары, күпме сез?

“Саба таңнары”ның 16 март санындагы ”Тарихта һәркемгә урын бар ”баш астындагы язма белән танышкач, күңелемдә җылы хисләр уянды. Район ветераннар советы рәисе Расих Сабировның дәһшәтле сугыш елларын кичергән тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү чарасы буларак, хатирәләрен киләчәк буыннарга җиткерү, алар турында язмалар һәм фоторәсемнәре белән Хәтер дәфтәре-альбомнар эшләү турында мәктәпләрнең педагог-оештыручылары белән эшлекле сөйләшүләр үткәрүе нәтиҗәсендә укучыларның эзләнү отрядларының эшчәнлеге җанлану сөенечле, билгеле. Бу изге эш ахырынача җиткерелер дигән өмет тә арта. Ә шулай да күңелнең бер почмагында борчу да бар. Мәгълүм ки, тыл геройлары булып сугыш вакытында 6 ай тылда эшләгән һәм СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән кешеләр санала. Алар нигездә “1940-1945 еллардагы Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән кешеләр. Тыл хезмәтчәннәренең жиңүгә керткән өлешен көчәйтеп, 2000 елларда аларга бирелгән таныклыкта “Бөек Ватан сугышы ветераны” дип язылган. Бүгенге көнгә Саба районы сайтында тыл каһарманнары турында мәгълүмат бар. ”Саба таңнары”ның 2013 елның 11 декабрь санында “Тыл ветераннарыбыз 5 меңгә якын” дигән хәбәр басылгач, район архивында сакланган документларны өйрәнеп, тирәнтен уйланганнан соң, бу бик аз, тыл хезмәтчәннәре-хезмәт фронтында катнашучылар берничә мәртәбә артык булырга тиеш дип язып чыккан идем. Бүген дә шул фикеремдә калам. Районыбызның тыл каһарманнары саны 10 меңнән артык булырга тиеш. Балтач районының тыл геройлары исемлегенә 14 меңнән артык кеше кертелгән. Балтач һәм безнең район территорияләре һәм халык саны буенча да бер чама зурлыкта. Димәк, безнең район тыл геройлары да шуннан ким булмаска тиеш. Дәлилләр китерәм. Сатыш авыл җирлеге төзегән исемлеккә Мамалай авылыннан 91 кеше кертелгән. Район, республика архивларында эзләнүләрем нәтиҗәсендә түбәндәгеләрне ачыкладым. 1946 елның 30 августында райбашкарма комитеты рәисе З.Амирханов “Кызыл яшьләр” колхозы хезмәтчәннәренә (Мамалай авылы.) 138 медаль тапшырган, 143 кеше тәкъдим ителгән булган (исемлекне Республика Милли архивы фондыннан күчереп алдым). Яңадан 1948 елның 20 августында 59 кеше “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән (медаль тапшыру акты район архивында сакланган, райбашкарма комитеты рәисе М.Низамов имзалаган). Яңадан аерым исемлекләрдән авылыбыздан бюджет оешмаларында эшләгән 3 кешене ачыкладым. Шулай итеп, 1946-1948 елларда фидакарь хезмәт өчен 200 кеше зур дәүләт бүләгенә лаек булган. Шуңа өстәп хәзерге чорда (1980-2009 еллар) медаль таныклыгына ия булганнар – 37 кеше. Шулай итеп, зур булмаган Мамалай авылыннан 237 кешенең исеме мәңгеләштерелергә тиеш. Тагын бер мисал: 1947 елның 28 апрелендә Саба урта мәктәбенең 21 хезмәткәренә (17 укытучы һәм 4 җыештыручы-мичкә ягучы) медаль тапшырылган. Саба шәһәр җирлеге исемлегеннән мин аларның берсен дә тапмадым. Ялгышмасам, ул елларда хәзерге район территориясендә 66 торак пункты булган (1944-1956 елларда районның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендәге 19 авыл һәм Шәмәрдән бистәсе Чүриле районы составында булган. Аларның документларын Чүриле районы архивыннан эзләргә кирәк). 66 авыл дидем, ә Байлар Сабасы һәм Шәмәрдән оешма-предприятиеләр һәм халык саны буенча һәркайсы 4-5 авыл зурлыгындадыр. Мәсәлән, Саба шәһәр җирлегенә кергән Урта Сабадан 1946 елда бүләкләнүчеләр саны 150 дән артык булган.
Ике ел элек басылган мәкаләмнән бер өзек китерсәм,бу язмада куелган мәсь әләләр белән тәңгәл килер дип саныйм:”Республика күләмендәге китапка күп мәгъ лүмат урнаштырып булмый ул ,бик теләсәң дә.Ә менә һәр авылда тыл хезмәтчәннәре турында күбрәк мәгъ лүматлы,фоторәсемнәре белән һәм алар турында язмалар белән Хәтер китабына кушымта (аль бомнар,папкалар) эшләнсә,бу чын мәг нәсендә аларның героик хезмәтенә һәйкәл кую булыр иде”.
Мин авылыбызның исемлекләрен кат-кат укыйм,туганнарым белән барлыйбыз.Һәркайсын хәтеремә төшерергә тырышам.Аларның шәүләләре гүя каршыма килеп баса.Менә Фатих бабай!Мин аның белән бер җәйне төнлә колынлы бияләр көткән идем.Аңар 65 яшь ләр булдымы икән,миңа 11-12 ләр.Күпме хәтирәләр саклана ул төнге тылсымлы,сихерле хозурлыклар турында...Менә Насибулла бабай,агротехник.Әле ул 50 нче еллар башында да җәяүләп басуларны иңләп-буйлап йөри иде.Уйлар әллә кайларга китә.Ул19 гасырның 80 елларында тугандыр.Ә мин 21 нче гасырда яшим.Искитмәле.Мин шулар белән аралашып,эшләп үсеәнмен бит.Әнә бабайларның кайсы эскерт куя,кайсы ватык-сынык тырмалар,сәнәкләр ремонтлый.Ә без 11-12 яш ьлек малайлар чүмәлә тарттырабыз,көлтә кертәбез...
Авылда кешеләр бик аралашып,ярдәмләшеп яшәде бит ул юк елларда.Кемнәргә генә йомыш белән керергә туры килмәгәндер:утлы күмер кирәкме,тоз,шырпы,чиләк,пычкы...Шуңа күрә истәлек хәтирәләр дә күп саклана бүгенге өлкәннәрдә авылдашлары турында.Алардан сөйләтергә,язып алырга кирәк .Шигырь дәгечә:
Дөнья фани,бар да үтә-үтә
Кала хәтер,кала хәтирә
Хәтирәңне үтереп китә күрмә,
Ялгыз китәсеңне хәтерлә.
Хәйдәр Хисанов