Юбилярны котлау: Борис Петрович Чернов
14 апрельдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Борис Петрович Чернов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Юбилярны шушы күренекле көн белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова килде. Ныклы сәламәтлек, имин тормыш, әле тагын бик күп якты һәм шатлыклы көннәр теләп, ул Борис Петровичка Россия Президенты Владимир Путиннан - котлау открыткасы һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр (открытка, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган) тапшырды.
Борис Петрович Алабугада туган. 7 сыйныф белем алган. Хезмәт юлын 14 яшеннән су куу җайланмасында слесарь булып башлап җибәргән. 1941 елдан Алабуга коммуналь трестында өлкән машинист булып эшләгән. 1943 елда Совет Армиясе сафларына чакырылган. Беренче Приморье армиясе составында Ерак Көнчыгышта корал мастеры булып рядовой званиесендә хезмәт иткән. 1945 елның августыннан сентябрь ае буенча Борис Петрович Япониягә каршы сугышта катнаша, Жаобо каласын алуда, Уссури елгасын кичүдә катнашырга туры килә; Мукденга кадәр чүт кенә барып җитми. “Японияне Җиңү өчен” медале, 2нче дәрәҗә “Ватан сугышы ордены”, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Демобилизацияләнгәч, Борис Петрович Алабугага әйләнеп кайта, 13нче санлы һөнәр училищесында производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 1959 елдан 1965 елга кадәр авыл хуҗалыгы өчен механизаторлар әзерләүче ПТУда махсус фәннәр укыта. Аннары 1нче урта мәктәптә производствога өйрәтү буенча укыту эшләре мөдире булып эшли, 1нче санлы урта мәктәптә хезмәт укыта һәм ишетү сәләте бозылган балалар өчен эшләп килүче интернатта хезмәт дәресләре алып бара. 1986 елда пенсиягә чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 40 елдан артык. Ветеранның кызы Галина Борисовна сүзләренә караганда, бүгенге юбиляр заманында бик тә биергә яраткан. “Бигрәк тә танго белән вальска оста иде. Әгәр сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, хәзер дә биеп китәр иде”,- ди ул әтисе турында.