Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Югары Ослан районы Туган якны өйрәнү музее фондлары тулыланды.

Югары Ослан районы Туган якны өйрәнү музее фондлары тулыланды.

Корпункт: 
Верхнеуслонский

Шушы көннәрдә туган якны өйрәнү музее фондлары уникаль предметлар  белән тулыланды.  1942 елның апрелендә  Кызыл Октябрь торак пункты янында  һәлак булган якташыбыз Минейчев Николай Александровичның  шәхси әйберләре музейга тапшырылды. Николай Александровичның  туганнары  музейга  аның гаиләсенә язган  фронт хатларын  һәм  фронтовикның   фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, адресы   язылган язу салынган   капсула тапшырдылар. Бу капсулалар  бик сирәк саклана, әмма бу капсула  сакланып  кына калмый, ә   андагы язуларны укып  та була.

Бу барлык әйберләр дә 1995 елда "Крокус" туристик-эзләнү клубы экспедициясе  нәтиҗәсендә табылган. Шул эзләнүләрдә  98 һәлак булган солдат табылган, шул исәптән  якташыбыз  да.

Опубликовано 2 November, 2017 - 10:01 пользователем Решетова

Source URL (modified on 02/11/2017 - 10:01):https://tatfrontu.ru/tt/news/yugary-oslan-rayony-tugan-yakny-oyrnu-muzee-fondlary-tulylandy