Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җиңу көненә багышланган түләү

Җиңу көненә багышланган түләү

Корпункт: 
Сабинский

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Саба районыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 сугыш ветераны һәм инвалиды 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак.

Әлеге өстәмә түләү 1941-1945 елларда  Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш ветераны һәм инвалидларына Пенсия фонды тарафыннан май һәм июнь айлары дәвамында пенсия һәм башка түләүләр белән бергә бер тапкыр түләнәчәк. Әлеге түләү Пенсия фондында булган мәгълүматлар нигезендә түләнәчәк, аны алу өчен Пенсия фондына махсус мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Опубликовано 8 May, 2018 - 17:04 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 08/05/2018 - 17:04):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinu-konen-bagyshlangan-tulu