Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > «Җиңүле май» бәйгесе иң яхшыларны ачыклаячак

«Җиңүле май» бәйгесе иң яхшыларны ачыклаячак

Корпункт: 
Менделеевский

С. Гассар исемендәге мәдәният сарае онлайн-бәйгеләр игълан итә. Аларда җиңүчеләр дипломнар, истәлекле бүләкләр белән билгеләнәчәк. Үзизоляция режимында вакытыгызны файдалы үткәрегез һәм талантларыгызны күрсәтергә ашыгыгыз.

Сәнгатьле укучылар бәйгесе Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Катнашучыларның яше — 6дан 65кә кадәр.

Нәрсә эшләргә:
1. Шигырь ятларга.
2. Аны сәнгатьле укыганны видеога төшерергә һәм 2020 елның 25 апреленә кадәр ddnmendeleevsk@list.ru электрон почтасына «Җиңүле май шигырьләр бәйгесе» билгесе белән юлларга.

Опубликовано 10 April, 2020 - 09:58 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 10/04/2020 - 09:58):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinule-may-bygese-yahshylarny-achyklayachak