Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җитәкчеләр Касайда яшәүче тыл ветеранын олы юбилее белән котладылар

Җитәкчеләр Касайда яшәүче тыл ветеранын олы юбилее белән котладылар

Корпункт: 
Агрызский

            Касай авылында яшәүче Кәүсәрия Шәрәфиевага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зарипова, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов котладылар.

            45 ел колхозда эшләп лаеклы ялган чыккан Кәүсәрия апа әле бүген дә тормыштан тәм һәм ямь табып яши. Авылның абыстае ул. Ире Сабир белән тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомер бәйрәме көнендә кадерле кешеләре янына балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, күршеләре җыелды.

Опубликовано 13 March, 2019 - 13:53 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 13/03/2019 - 13:53):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhitkchelr-kasayda-yashuche-tyl-veteranyn-oly-yubilee-beln-kotladylar