Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Зәйдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар каберләрен укучылар тәртиптә тота

Зәйдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар каберләрен укучылар тәртиптә тота

Корпункт: 
Заинский

Зәй районының “Форпост”, “Яшь армиячеләр”, эзтабарлар  отрядлары активистлары җитәкчеләре Алексей Алексеев, РФ Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов белән берлектә район территориясендәге зиратларга күмелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберлекләрен тәртипкә китерү эшен дәвам итә. Бу көннәрдә алар районның Поповка авылы зиратында күмелгән сугыш ветераннарының каберлекләрен чистартты, чардуганнарын, кабер ташларын тәртипләде.

- Күп кенә мәрхүм булган сугышта катнашкан зәйлеләрнең инде туганнары юк, аларны исә карап тоту, каберләренә эзне суытмау бик мөһим. Балалар белән без ирекле рәвештә менә шушы эшне даими башкарып торуга алындык, - ди Валентин Атласов.

Ә Поповка авыл җирлеге башлыгы Руслан Хәбибуллин бу игелекле гамәлләре өчен укучыларга, аларны оештырып йөртүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Опубликовано 6 October, 2017 - 09:09 пользователем Долгова Светлан...

Source URL (modified on 06/10/2017 - 09:09):https://tatfrontu.ru/tt/news/zyd-boek-vatan-sugyshynda-katnashuchylar-kaberlren-ukuchylar-trtipt-tota