Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Зәйнең “Гвардия” эзтабарлар клубы президент грантын отты

Зәйнең “Гвардия” эзтабарлар клубы президент грантын отты

Корпункт: 
Заинский

2021 елда илебезнең 85 регионыннан 2000 коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты грантын алачак.Конкурска барлыгы 10 063 проект тәкъдим ителгән. Агымдагы елда коммерцияле булмаган  оешмаларга ярдәм итү өчен Президент грантлары фонды линиясе буенча 10,2 миллиард сум акча бүленәчәк. Шунысы куанычлы, Президет грантын отучылар арасында Зәйдән “Гвардия”  хәрби - патриотик эзтабарлар клубы да (җитәкчесе Виктор Никифоров) бар. Безнең гвардиячеләр  грантлар алуга оештырылган конкурста “Тарихка күз сал, Җиңүнең кадерен бел” дип аталган проект белән катнашты һәм 372 мең сумлык грант отты.Исегезгә төшерәбез, узган ел “Гвардия” клубы әлеге юнәлеш буенча “Татнефть” АҖ грантын алган иде.

  • Грант средстволарын без март аенда алачакбыз. Әлбәттә, аны янә эзтабарлар эшчәнлеген оештыруга сарыф итәчәкбез, - диде Виктор Никифоров.

 

Опубликовано 21 January, 2021 - 12:04 пользователем Долгова Светлан...

Source URL (modified on 21/01/2021 - 12:04):https://tatfrontu.ru/tt/news/zynen-gvardiya-eztabarlar-kluby-prezident-grantyn-otty