Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > АБЗАЛОВ РЕМ АБЗАЛ УЛЫ

АБЗАЛОВ РЕМ АБЗАЛ УЛЫ

Район: 
Апастовский

АБЗАЛОВ Рем Абзал улы (28.6.1914, хәзерге Апас районы Урта Балтай авылы- 7.2.1983, Ташкент), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1950). Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гв. армиянең 40 нчы гв. укчы дивизиясендә рота, батальон командиры. 3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавия, Венгрия, Румыния, Югославияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең 1 декабрендә Дунапатай авылы тирәсендә (Венгрия) Дунайны кичкәндә батырлык күрсәтә. «Выстрел» Югары командирлар курсын тәмамлый (1946), Ташкент шәһәре хәрби комиссариатында эшли. Ленин, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Таш., 1984.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 21:55 пользователем admin

Source URL (modified on 09/05/2020 - 00:11):https://tatfrontu.ru/tt/person/abzalov-rem-abzal-uly