АЛЬБЕТКОВ ВЕНИАМИН (ИБНӘМИН) ВӘЛИ УЛЫ
АЛЬБЕТКОВ Вениамин (Ибнәмин) Вәли улы (1.5.1917, Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәре - 17.4.1984, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), полковник (1959). 1939 елдан Кызыл Армиядә. Ярославль хәрби пехота училщесен (1941), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, батальон командиры (121 нче укчы дивизиянең 383 нче укчы полкы). Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьковка һөҗүм операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 нең 26 сентябрендә батальоны белән Днепрны кичүне оештыра, плацдармны саклау һәм киңәйтү сугышына уңышлы җитәкчелек итә. Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1959 дан запаста, Мәскәүдә эшли. Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
Литература: Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1.