Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ӘБЕЛХАНОВ САДЫЙК ФӘХРЕТДИН УЛЫ

ӘБЕЛХАНОВ САДЫЙК ФӘХРЕТДИН УЛЫ

ӘБЕЛХАНОВ Садыйк Фәхретдин улы (15.3.1915, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең, Кызыл Октябрь районы Семёновка авылы - 27.9.1943, Днепропетровск өлкәсенең Солянск районы Войсковый поселогы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, вафатыннан соң), сержант (1943). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша (1939-40). 1942нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1248 нче танкка каршы истребительләр полкында (12 нче армия) туп төзәүче. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Сталинград сугышында катнаша (1942-43). 1943 нең сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә, уңъяк ярда плацдарм өчен сугышта һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Туган авылында мәктәп һәм урам Әбелханов исемен йөртә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Тюльников Л.К. Герои Советского Союза - горьковчане. Г., 1981; За Отчизну, свободу и честь. Г., 1984. Кн. 6.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 21:48 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 00:58):https://tatfrontu.ru/tt/person/belhanov-sadyyk-fhretdin-uly