Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГРИГОРЬЕВ ВИКТОР АНТОНОВИЧ

ГРИГОРЬЕВ ВИКТОР АНТОНОВИЧ

ГРИГОРЬЕВ Виктор Антонович (18.8.1921, Омск шәһәре - 23.8.1985, Владимир шәһәре), Советлар Союзы Герое (12.4.1942), подполковник (1957). 1934-39 елларда Казанда эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 32 нче танк бригадасы (50 нче армия) танк йөртүчесе. Брянск, Көнбатыш, Үзәк һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә (1942), Белоруссияне азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. 1941 нең 3-4 декабрендә Крюково авылы янындагы (Тула өлкәсе, Ленинград районы) сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә; РККАның бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре хәрби академиясен (1991) тәмамлый. 1957 дән запаста. Владимир шәһәрендә эшли. Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Шлевка Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза. М., 1987. Т. 1.

В.А.Шагалов.

Герои Советского Союза
Опубликовано 13 January, 2015 - 00:54 пользователем admin

Source URL (modified on 26/10/2019 - 00:24):https://tatfrontu.ru/tt/person/grigorev-viktor-antonovich