ХАРИТОНОВ АНДРЕЙ МАКСИМОВИЧ
Харитонов Андрей Максимович 1935 елнын 26 октябренда Бондюг районы (Менделеев) Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә, Максим белэн Фекланын өченче балалары булып туа. Гаиләләрендә 5 бала булалар.
Әтисе-Максим - 1904 елгы була.1941 елны сугышка алына,1942 елда сугыштан яраланып өенә кайта,озак та үтми тагын кабат сугышка алалар. Әтинен сугыштан аксаклап кайтканы әле бугенгедәй хәтеремдә, ди Андрей дәдәй, озак та тормады, кире сугышка алдылар ди. Әнисе Фекла 1930 елгы. «Әни гел көтте,ахыргы хатын да соңгы көнгә кадәр саклады, ләкин ул кайтмады.Әтинең улгәнен ишетсә дә, һаман аның куңеле ышанмады” - дип авыр сулап куйды Андрей дәдәй. Андрейн дәдәйнең әтисе сугышта улеп кала.
Андрей Максимовичнын 4 класс белеме бар. Колхозда үгез жигә, бригадир нинди эш кушса шуны башкара.18 яше тулгач армияга алалар, Германияда 4 ел ярым хезмәт итеп итеп кайта. 1959 елда Максим Андреевич Сәйтәк авыл кызы Наталья Андреевна белән өйләнешәләр, 5 бала тәрбиялиләп үстерәләр. Елмаеп кына балаларын санап китте:- Алексей, Петр, Георгий, Илья, Сергей. 10-оныгы, 6 оныкчыгы бар. Кызганычка каршы хатыны Наталья Андреевна 2004 елда улеп китә.
Андрей дәдәй Менделеевскийда ике ел сельхозтехникада эшләп ала. Ә калган елларны пенсиягә чыкканчы Сәйтәктә колхозда эшли.
“Мин-сугыш чоры баласы.Илемнең тынычлыгын саклауда, Жиңу көнен якынайтуга минем гаиләмнең дә өлеше кергәне белән горурланам. Тик әтиемне югалту белән килешәсем килмәсә дә, тузәргэ туры килде. Нишлисең, язмышлардан узмыш юк, дилэр бит борынгылар. Бервакытта да жирдә сугышлар, кан коюлар булмасын. Гел шулай елмаеп, узара тынычлыкта дус-тату яшәсәк иде”, - ди Андрей дәдәй.
Андрей дәдәйнен кечкенәдән бер теләге була - авылда дин йорты булдыру. Уллары чын ярдәмчеләре булып үскәч, авылда, авылдашлар ярдэме белэн, чиркәу булдырдылар. Хәзер һәр авыл кешесе келәугә үзебезнең авыл чиркәвенә килә ала.
Хәзерге вакытта Андрей Максимович балаларына, оныкларына, якыннарына акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп, үрнәк булып тора. Кулыннан килгәнчә һәрберенә булышып яши.