ӘХМӘРОВ КАСЫЙМ ШАБАН УЛЫ
ӘХМӘРОВ Касыйм Шабан улы (24.1.1923, Саратов өлкәсенең Дергачёв районы Алтата авылы - 6.6.1951), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), өлкән лейтенант (1946). Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 383 нче укчылар полкы взводы командиры (60 нчы армиянең 121 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Белоруссия, Польша һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 4 сентябрендә Чумаково авылы (Конотоп шәһәреннән көнчыгыштарак) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң СССР Оборона министрлыгының офицерлар составы белемен күтәрү курсларын тәмамлый (1945). 1946 дан запаста. Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр беләнн бүләкләнә.
Әдәбият: Герои Приуралья. Уральск, 1965; Герои Советского Союза - казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1.