КУДРЯШОВ БОРИС ПЕТР УЛЫ
Кудряшов Борис Петрович – Германиянең Ганновер округы Годсхорн концлагеренда туып, исән калган кеше...»
Борис Петровичның әнисе Александра Зайцева Орел өлкәсенең Репреновка авылыннан. 1942 елда немец армиясе Орел шәһәренә килеп керә. Репреновка авылы да читтә калмый. Басып алынган авыл халкын мал йөртә торган вагоннарга утыртып, поездларда Германиягә җибәрә башлыйлар. Унтугыз яшьлек Александра да шундыйлар рәтенә эләгә. Куркуга төшкән, билгесезлек упкыны алдында торучы халык белән бергә яшь кызны Ганновер шәһәренә алып киләләр. Монда аларны төрле эшкә җибәрү өчен аерып бүлгәли башлыйлар. Александрага да авыр эштә тир түгәргә туры килә. Шунда ул Петр исемле егет белән таныша. Хәер, дошман тоткынлыгында булган егет белән кызның бу танышу дигәннәре яшерен ым, күз карашы белән алмашу гына була. Мондый аралашу көн дә диярлек кабатлана. Очрашуларның берсендә Борды авылыннан булган керәшен егете Петр Ильич:
– Исән-сау калсак, очрашырбыз... – дип, Александрага үзенең адресы язылган кәгазь кисәген тапшыра. Шул көннән соң аралары тагын да якыная, алар шул кечкенә генә өмет чаткысына ышанып, тоткын тормышы белән яши башлыйлар.
1944 елда Александраның Петр белән уртак мәхәббәт җимеше булып сау-сәламәт малай дөньяга аваз сала. Яшь әни аңа Борис дип исем куша. Кушуын куша да, якты дөньяны танып-белә дә алмаган сабый өчен хәсрәт утында янып, кайнар яшьләрен түгә. Бу вакытта Петрны да эшкә дип, икенче җиргә куып алып киткән булалар. Борис Петровичның әти-әнисенең аралары менә шулай кинәт кенә өзелеп куя...
Ә немецлар эшли алмаган, авыру әсирләрдән бик тиз котылу ягын эзли башлый. Картлар, балаларны алар бер сыкранусыз үлем элмәгенә сала. Сугыш вакытында әсир булган күпме хатын-кыз, балаларның, картларның гомерләре газ камераларында өзелеп, күпме кешене дошман коралы егып сала. Санап, белеп бетергесез. Александра белән кечкенә Бориска да әлеге куркыныч яный. Дошман тоткынында ирексез яшь ана нишләсен? Сабыен үлемнән ничек йолып алсын икән?!
Әллә язмыш мәрхәмәте булдымы, шул вакытта авырлы хатын-кызларны, балаларны саклап калырга дигән әмер-боерык чыга. Аларны немец Рейхы өчен донорлар итеп тоталар.
– Концлагерьда без бер могҗиза белән генә исән калганбыздыр. Миңа да инде хәзер җитмештән артык. Әнинең ул вакытлар турында сөйләгәннәреннән чәчләр үрә торырлык. 1945 елның 11 апрелендә исә безне америка гаскәрләре әсирлектән азат итә, – дип сөйли Борис Петрович.
Шул елның август аенда Александра кечкенә улы белән үзенең туган авылына, Репреновкага кайтып төшә. Кайткан көненнән башлап, яшь хатын Борисның әтисеннән хат көтеп яши. Шулай бер хәбәрсез өч ел гомер уза. Ахыр чиктә, Петрның исәнме-юкмы икәнен дә белмәгән килеш, Александра Андреевна Татарстанга барырга карар кыла. Татар телен белмәгәч, аңа авырга туры килә. Мең бәла белән Чаллыга, аннары Бордыга килеп җитә ул.
Балалар иярткән яшь хатынның кемне эзләве билгеле булгач, бөтен авыл халкы җыела. Петр исән булып чыга. Аның өч ел буена нигә хәбәр бирмәвен дә Александра бик тиз аңлый. Петр Ильичның Бордыда икенче гаиләсе була. Шулай да күп сынаулар узган бу ике кеше, язмыш кушуы буенча, бер йортта яши башлый. Борис та авыл балалары белән уйнап татар теленә тиз арада өйрәнә, әнисенә ярдәмче булып үсә. 1952 елны Борис сеңлесе Антонина белән Борды мәктәбенә укырга керә. Беренче көннәрендә үк аларга яшьтәшләре, өлкән сыйныф укучылары бармак күрсәтеп: «Немецлар, фашистлар килә, качыгыз»,– дип кычкырып үртиләр. Шулай җидееллык мәктәпне тәмамлый алар.
– Гаиләбез зур иде. Йортыбызда барлыгы ун кеше яшәдек. Әни дүрт бала тапты. Мин иң өлкәне буларак яшьли кул арасына керә башладым, колхозда эшләдем. Аннары, 1962 елны Әлмәт шәһәренә китеп, шәһәр драма театрында ике ел артист һөнәрендә йөрдем, – ди Борис Петрович.
1964-1970 елларда яшь егет Совет Армиясе сафларында Польшада хезмәт итә. Армиядән тагын да ныгып кайткан Борис янә Чаллы якларына килеп төшә. Чаллы шәһәрендә рәссам-бизәүче булып эшли.
Борис Кудряшов бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары, оныклары әйләнәсендә яши. Җитмеш бер яше белән барган бу гаярь ир әле дә көр күңелле, нык бәдәнле. Үзенең дәһшәтле сугыш, концлагерь мәхшәрендә тууына карамастан, ул бервакытта да язмышка үпкәләмәгән. Хәзер дә ул һәр нәрсәдән ямь табып, тулы тормыш белән яшәргә тырыша. «Илләр генә тыныч булсын», – ди ул.