ШАКИРОВА ФӘНИЯ КИРАМЕТДИН КЫЗЫ
Шакирова Фәния Кираметдин кызы Бондюг районы Бәзәкә авылында 1939 нчы елның 8 нче февралендә колхозчы гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе 3 бала белән тол кала. Фәния апа кечкенәдән ятим тормышның барлык авырлыгын, ачлыкялангачлакны үзе күреп, тоеп үсә. 1946 нчы елда мәктәпкә укырга керә. 1953 нче елда җиденче классны тәмамлап колхозда эшли башлый. Тормышлары авыр булганга алга таба укуын дәвам итә алмый. Сугыш вакытындагы авыр хезмәттән сәламәтлеге какшаган әнисе 52 яшендә вафат була. Өч бертуган янәдән ятим кала. 1960 нчы елда Фәния апа авылдашы Әхмәтгәрәй абый белән гаилә корып җибәрәләр. Бер – бер артлы дөньяга 3 сабый – ике кыз һәм бер малай аваз сала. Сабыр холыклы, сизгер җанлы бу ханымның бөтен тормышы хезмәттә үтә. 24 ел колхозда терлекчелектә хезмәт куя, аннары төзелештә эшли, хәтта ире Әхмәтгәрәй белән комбайнда да эшләргә туры килә аңа. Гомере буе күңелендә шигърияткә , моңга тартылу була аның. Әле кечкенә чакларында ук төрле такмаклар чыгарып җыр көенә салып көйләп йөри ул. Үсә төшкәч үзенең уй – кичерешләрен , хис – тойгыларын шигырь юлларына сала. Ләкин язганнарын кешеләргә күрсәтергә кыюлыгы җитми . Туган авылын , аның табигатен , кешеләрен яраткангадыр Фәния апаның күп шигырьләре авыл турында була. 3 бала әнисе булганнан соң гына ул язганнарын дөньяга чыгара – бәйрәмнәрдә , кичәләрдә укый башлый. Соңрак шигырьләре район газетасы битләрендә басыла. 90-нчы елларда Ф.Шакирова бик актив иҗат итә, язганнарын һәрдаим бастырып торалар. Газетада чыккан иҗат җимешләрен халык та яратып кабул итә, бу да алдагы иҗатка этәргеч була. Авылдашлар да олылап “безнең шагыйрә” дип йөртәләр аны. 1995 нче елда Егор Уткин исемендәге премия лауреаты булган Ф.Шакирова 1997 нче елда үзенең “Очар кошым” дигән шигырьләр китабын чыгаруга ирешә. Һәвәскәр композиторлар кайбер шигырьләренә көй язалар: “Мәхәббәт сүрелми мәңгегә” – В.Мироваев көе, “Аерылмагыз”- М. Хуҗахмәтов көе, “Ах, әткәй, кайтмадың” , “Ак сиреньнәр” – З. Мөхәммәтдинев көе. Кешеләргә һәрвакыт игътибарлы, кече күңелле, туган ягыгыбызга дан җырлаган шагыйрә 2015 елның 27 мартында вафат булды.
Источник сайт «Бизяки РФ».