Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВӘЗЕТДИНОВ ГЫЙМАЗЕТДИН ВӘЗЕТДИН УЛЫ

ВӘЗЕТДИНОВ ГЫЙМАЗЕТДИН ВӘЗЕТДИН УЛЫ

Район: 
Мензелинский

ВӘЗЕТДИНОВ Гыймазетдин Вәзетдин улы (1907, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Исәнгол авылы - 8.3.1940, Виипури шәһәре, хәзерге Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре), Советлар Союзы Герое (21.3.1940, вафатыннан соң), кече лейтенант (1938). 1929 елда Кызыл Армиягә алынганчы колхозда эшли. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1938). Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша, 330 нчы укчы полкның рота командиры (7 нче армиянең 86 нчы укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында дошманның Виипуридагы ныгытмасын штурмлауда катнаша. Виипури шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев., К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 23:58 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:29):https://tatfrontu.ru/tt/person/vzetdinov-gyymazetdin-vzetdin-uly