Архивлар

А (1) Г (6) Д (1) Е (1) З (5) И (1) С (3) Ф (11) Ш (1) Ю (1) Я (1)

САРАНДОВ ВАСИЛИЙ ИВАНОВИЧ

Батырлык ул мәңгелек ... Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Иванович Сарандов егерме яшендә фронттан 1 группа инвалид булып кайта. Сугыш тарафыннан теткәләнгән бу кеше шулай да яшәргә, эшләргә ихтияр көче таба. Ләкин тормыштагы адымнар аңа бик авыр бирелгәнен күпләр белмиләр әле. Сугышка кадәр аның кыю, уңган егетләрдән булуын авылдашлары яхшы хәтерлиләр. Мәктәп директоры В.И. Лукоянов Василий Иванович турында: "Бөркет ул!" -ди.

САХАБ ЗАЛӘЛЕТДИНОВТАН КИЛГӘН ФРОНТ ХАТЫ, 1942 ЕЛ.

Проект "Историческая память" Алькеевский район, д. Суксу Автор: Сахаб Залялетдинов Получатели письма: Мунира, Бәдретдин Залялетдиновы Место хранения письма: школьный музей МБОУ "Чувашско-Бродская СОШ" Язык: татарский, шрифт: латинский

СӘГИРОВ ГАБДРАҺМАН СӘГЫЙРЬ УЛЫНЫҢ ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ФӘҺРИҖАМАЛГА ҺӘМ БАЛАЛАРЫНА ЯЗГАН ХАТЫ.

Хат башы Минем якын иптәшем Фәһриҗамал, синең иптәшең Габдрахман - сугыш кырында хезмәт итүче якыныгыз, сезне бик сагынып, бик күп сәламнәремне язам. Улларым Әхәткә, Алишка, кызым Рокиягә һәм Розага, Лиюзага әтиегездән бик сагынычлы кайнар сәламнәр. Зур апага, Кечкенә апага, Касыйм бабайга, безне сорашкан башка кардәш-туганнарга һәрбарчасына кайнар сәлам язам.