Мәңгелек саф

УЧАСТНИКИ ВОВ

Мостафин Хәмәтьяр Халитович (1921 – ноябрь, 1941) Хәтер китабына Зирекле кешесе дип кертелгән, кр.-ц, т. 18, 321 бит. Ләкин авыл халкы андый кешене хәтерләми. Яңа Чишмә райвоенкоматындагы похоронкасында Хәмәтъяр 1941 елның ноябрь аенда хәбәрсез югала диелгән. Башка бернинди мәгълүмат та юк.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Лотфуллин Сабидулла (1918 – 19.3.1944) Зирекледә мондый кешене белмиләр, хәтерләмиләр. Ләкин Хәтер китабында бар, т 18, 304 бит. 1918 елда Зирекледә туган. Яңа Чишмә РВК моб., с – т. 12.2.1944 һәлак булган. Гомель өлк., Петриков р-ны, Осовец ав. җирләнә диелгән.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Кузнецов Александр Иванович (1916 - ) Хәтер китабында юк. Михаил Черепанов исемлегендә: Яңа Чишмә р-ны, Ерыклы авылы, Чистай РВК нан моб – нә, һәлак була дип күрсәтелгән. Башка бернинди мәгълүмат та юк. Зирекледә андый кешене хәтерләмиләр. Бәлки, Зирекле МТС да эшләгәндер һәм пропискада торгандыр.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Әһлиуллин Кәрами Әхмәтович (1916 – 03.12.1941) Хәтер китабына кертелгән, 18 т., 214 бит. Зирекледә туган, Яңа Чишмә РВК ан алынган, с – т дип күрсәтелә. Ләкин Зирекледә андый кешенең булуын хәтерләмиләр. М.Черепанов исемлегендә Карам дип һәм һәлак булган датасы 03.12.1941 дип бирелә.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Гладышев Павел Петрович (1915 - ) Хәтер китабында, 18 т., 246 бит. Зирекледән, Яңа Чишмә РВК моб – нә дип күрсәтелгән. Ләкин андый кеше безнең исемлекләрдә юк, халык хәтерләми, Зирекле МТСы эшчесе яки эвакуацияләнгәннәрдән булуы мөмкин.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Габбасов Закир Хәметдин улы (1920 – 14.1.1944) Хәтер китабында, 18 т. 240 бит. Зирекледә туган, Яңа Чишмә РВК моб. дип күрсәтелгән. С-т.,415 сд. 14.1.1944 һәлак була, Гомель өлкәсе, Мозырь р-ны, Мотренки ав. җирләнә. М.Черепанов исемлегендә дә бар: оп. 18002, д 152. л. 154 Ләкин авыл халкы андый кешене хәтерләми һәм белми. Башка авылдан булса кирәк.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Батталов Шакирҗан Шәңгәрәевич (1912 елгы – декабрь, 1942) Кр.-ц. Яңа Чишмә РВК нан моб. Зирекле авылы дип күрсәтелгән. Хәтер китабына кертелгән. 18 т., 227 бит. Ләкин Зирекледә андый исем – фамилияле кешене хәтерләмиләр, бернинди исемлеккә дә (Хәтер китабыннан башка) кертелмәгән. Андый фамилияләр Тубылгы Тау авылында бар, бәлки аннандыр. М.Черепанов исемлегендә һәлак булган вакыты 1942 елның декабре дип күрсәтелә.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Галәветдинова Минниса Шараповна (1922 – ? ) Яңа Чишмә районы, Зирекле, дело 8078 Зиреклеләр исемлегендә андый кеше юк, авыл хәтерләми. Хәтер китабында юк. М.В.Черепанов исемлегендә бар.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Әхмәтов Сәлим (1910/1912 е.т.) Зирекле. ТР КГБ архивыннан (немец архивы карточкасы буенча), оп. 5858. Зиреклеләр исемлегендә андый кеше юк. М.В.Черепанов биргән исемлектә бар.

УЧАСТНИКИ ВОВ

Шәйхетдинов Мотыйгулла Шәйхетдинович (1895/1898 – август, 1942) Тумышы белән Әдәмсә авылы кешесе. Моб.: 1.9.1940. Хәтер китабында бар, т 18, 388 бит. Кр.-ц. Похоронкасында: 1942 елның августында хәбәрсез югала. Башка мәгълүмат юк. Хатыны – Саҗидә Гатиятулла кызы (1890 - ? ), Гатиятуллин Гатаулла белән бертуган. Балалары: Сара (1924 – 1997), Әлмәттә җирләнде, Ибраһимов Миншакир хатыны. Мәрьям (1928), Габдулла (1931, халык телендә “Утяшкин Габдугы”), Мирсәет (1933), Хаҗи (1938).