Мәңгелек саф

ФӘЙЗУЛЛИНА ГҮЗӘЛ ФӘЙЗРАХМАН КЫЗЫ

Фәйзуллина Гүзәл Фәйзрахман кызы 1935 елның 27нчегыйнварында Саба районы Сабабаш авылында туа.Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнәлэр. Гүзәл әбинең икеабыйсы һәм сеңлесе була.Әтисе Фәйзрахман бабай 1941 елны сугыш башлангач,фронтка китә һәм озакламый яраланып кайта. Шуннан соң аны умарталыкка эшкә куялар. Һәм алар гаиләләре белән урмангакүченергә мәҗбүр булалар.Гүзәл әбигә бу вакытта алты яшьбула. Ул абыйлары белән умарталыкны караклардан

ФӘЙЗУЛЛИНА МӨНИРӘ ШӘРӘФЕТДИН КЫЗЫ.

Фәйзуллина Мөнирә Шәрәфетдин кызы. 1928 елны хәзерге Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. Сугыш башлангач мәктәпне тәмамламыйча төрле эштә эшли, басуга ат белән орлык ташыган, сыер савучы булып эшләгән, сарыклар көткән. Удмуртия ягына урман кисәргә җибәргәннәр. 1961 елны Иске Гәрдәле авыл егетенә кияүгә чыккан. 1966 елны Яңа Сарайлы авылына күчәләр, “Гигант” колхозы фермасында эшли. Бер кыз, ике малай үстергәннәр. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.

ФӘЙЗУЛЛИНА РАЗИЯ ЯРУЛЛА КЫЗЫ

1927 елның 26 февралендә Кукмара районы Тәмле Чишмә авылында туа, гаиләдә алар 4 кыз булалар, Разия апа - өченчесе. Аңа 14 булганда сугыш башланган. Әтисе күп кенә сугышларда катнашкан, карт булу сәбәпле бу сугышка бара алмаган. Разия Ярулла кызы буыннары да ныгымаган килеш басуда урак ура, сугыш елларында сөт җыеп, үгез җигеп Әлешкә сөт илтә торган була. Үгезләр аны

ФӘЛӘХОВА (ГАЯНОВА) САФИЯ ФӘЙЗЕЛГАЯН КЫЗЫ

Мин Җөринең указлы мулласы, Әхмәтшакир улы Фәйзелгаян кызы Сафия (Гаянова), 1926 елның 1нче февралендә Саба районы Алан-Җөри авылында туганмын. Сатыш тулы булмаган урта мәктәбенең 7нче классын тәмамлаган елны Ватан сугышы башланды. Сугыш елларында колхозда эшләргә туры килде. “Арыслан” колхозы гомуми җыелышы мине, 15 яшьлек кызны - бригадир, райком тәкъдиме белән Сатыш кызы Гөлбикәне колхоз рәисе итеп сайлады. Без ике яшь кыз әйбәт кенә эшлибез, үзебезчә тырышабыз инде. Куелган хезмәт бушка китмәде. Бу елны иген уңышы әйбәт булды.

ФӘЛӘХОВА ГӨЛЧИРӘ ИМАМЕТДИН КЫЗЫ

1932 нче елның 9 нчы апрелендә Саба районы Өч Нарат авылында туган. Гаиләдә алар 3 кыз бала үсәләр, әтиләре үлеп китеп, бик яшьли ятимлек ачысын татырга, балачак белән хушлашырга туры килә аларга. 1941 нче елда 9 яшьлек Гөлчирә апага басудагы авыр эшләргә дә йөрергә туры килә. “Шулай итеп, 3 класс белем белән генә калырга туры килде”-дип искә ала ул. 1945 нче елда 13 яшьлек кыз колхоз атларын карый,шул ук вакытта пешекче хезмәтен дә башкара.

ФӘРДИЕВ ТИМЕР ФӘРДИ УЛЫ

1925 елның 15 гыйнварында Зөбәер авылында туа. 1942 елның декабрендә фронка китә. Япониягә каршы сугышта Харбинга кадәр барып җитә. Туган якка 1947 елның гыйнварында кайта. Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Японияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Майор. Комсомол райкомында, партия райкомында эшли. Казанда Югары партия мәктәбендә укый. Төзү-монтаж идәрәсендә, район газ оешмасында эшли, КПСС өлкә комитетының, Югары Советның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Рабига белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

ФӘРДИЕВ ФАЯЗ ФӘРДИ УЛЫ

1926 елның 1 мартында Иске Айман авылында туа. Фронтка 1944 елның декабрь аенда китә. Сугыштан соң 1955 елга кадәр җирлектәге күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Аннан 1993 елдан Пермь өлкәсе Кизель шәһәрендә эшли. "Хезмәт ветераны" медале, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Әсма белән Чиялек авылында яши.

ФӘРДИЕВ ШӘЕХ ФӘРДЕТДИН УЛЫ.

1924 елда Калинин районының Әнәк авылында туа. 1942 елда Бөек Ватан сугышына Ижау шәһәре аша китә. Мурманск шәһәрендә диңгезче булып хезмәт итә, Җиңүне дә шунда каршылый. Сугыш тәмамлангач та флотта хезмәт итә һәм 1947 елда туган ягына кайта. Хәрби бүләкләре - "За оборону Заполярья", "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг." Туган җирендә башкарган төп хезмәтләре - шофер, бригадир, хуҗалык мөдире. Тормыш иптәше Дөргалия Шәрип кызы белән 57 ел бергә гомер кичерәләр. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. 2005 елда вафат була.

ФӘРРАХОВ МӘГЪСҮМ ФӘРРАХ УЛЫ

Мин,Фәррахов Мәгьсум Фэррах улы 1930 нчы елның 27 нче гыйнваренда Баулы авылында эшче-крестьян гаиләсендэ туганмын. 1938-1948 нче елларда № 1 Баулы урта мәктэбендэ укыдым. 1949-1955 нче елларда Яңа Шалты урта мәктэбендэ математика һәм физика дәреслэре укыттым. 1959 нчы елда, читтән торып укып, КДПИ ны тәмамладым 1955-1956 нчы елларда РОНОда эшләдем. 1957-1960 нчы елларда Татар Томбарлысы мәктэбендэ эшләдем. 1961-1990 нчы елларда № 1 Баулы урта мәктәбендэ математика һәм физика фәннэре укыттым. Тыл hәм хезмэт ветераны.

ФӘРУКШИН НУРЕТДИН МӘРДАНША УЛЫ

1907 нче елның 15 нче мартында Кәрәкәшле авылының крестьян гаиләсндә туган. 1931 нче елда өйләнгән. 1931-33 нче елларда кладовчик булып, 1933-36 нчы елларда икмәк һәм урман ташу эшендә эшләгән. 1936 нчы елда Магнитогорскийга китә, аннан соң 1941 нче елга хәтле Мәскәүдә булган. Сугыш башлангач, Саратовтан авылга кайта. 1942 нче елның февралендә сугышка китә. 1943 нче елны сугышта һәлак була.