ФӘТХЕТДИНОВ МӨХӘММӘТВАКЫЙФ ФӘТХЕТДИН УЛЫ
Фәтхетдинов Мөхәммәтвакыйф Фәтхетдин улы Кукмара районы Түбән Казаклар авылында гомер кичерә. Ул 1923 нче елның 15 ноябрендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 6 бала булалар, 3 кыз һәм 3 малай. Дүртенче классны Вакыйф абый Түбән Казаклар башлангыч мәктәбендә укып , 5-6 нчы классларны Зур Сәрдек авылы мәктәбендә дәвам итә. 1939нчы елда килешү нигезендә Кукмарадан Бурят Монголиясенә тимер юлда гади эшче булып эшкә китә. 1942 нче елның февраленнән Мәскәүдә, тимер юлларны ремонтлау өчен хәрбиләштерелгән частьта 2 ай эшли.