Мәңгелек саф

ХӘКИМОВ ХӘМИТ ГӘБДЕЛХӘКИМ УЛЫ

Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мәхмүтов Илһам Назыйм улының бабасы турында язган инша:

ХӘКИМОВА ФӘНИЯ ӘХМӘТХАН КЫЗЫ.

“Безнең балачагыбыз бик авыр елларга туры килде. Өс-баш начар, ул да берәр генә кат. Мунчага юынырга кергәч, салган киемнәребезне тизрәк юып элә идек-кабат киеп чыгарга кирәк. Аякта – чабата, аның да күтәрелмәлесе бөтен кешедә дә юк иде. Өйләргә салам ягып җылытабыз. Әнинең самовар кайнатканда кырыйларына тезеп бәрәңге пешерүе-иң сөенечле вакыйга булгандыр, мөгаен. Тик ул берәр генә эләгә иде шул! Әтнә базарыннан кәҗә мамыгы алып кайтып, йон бияләйләр бәйли идем (10 яшь чамалы булганмындыр). Акчасын җыеп кына бирәләр иде. Әти үлгәч,аны күмәргә шул акчаларны барып алып кайттым.

ХӘЛИЛОВ МИЗХӘТ ХӘКИМҖАН УЛЫ

1925 елның 25 августында туган. 1943 елның 1 февралендә сугышка китә. Барганда товар поездында 24 сутка баралар. Монголиягә җитәләр. Япон чигенә якын- Уланцирян дигән җирдә хезмәт итә, землянкада яшиләр.

ХӘЛИЛОВА (ВӘЛИЕВА) МӘҮЛИХА ШӘМСИ КЫЗЫ

1932 нче елның 18 мартында Татарстан АССРның Саба районы Орымширмә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шул авылда башлангыч белем ала. Мәүлиха апаның бабасын кулак дип, бөтен булган әйберләрен алып урамга куып чыгарганнар. Бер өйләре озак еллар мәктәп вазыйфасын башкарган. “Без шунда укыдык,” – диде Мәүлиха апа. Алар сугыш башланганчы, Эрбет дигән җиргә киткән булганнар. Сугыш башланганын шунда ишеткәннәр. Әтисе, сугышка киткәнче дип, гаиләсен авылга кайтарып куйган. Үзе сугышка киткән. “Ике тапкыр үлгән дигән хәбәре килде,” – ди Мәүлиха апа.

ХӘЛИЛОВА (МӨБӘРӘКҖАНОВА) ШӘМСЕНУР МӨБӘРӘКҖАН КЫЗЫ

1924 елның 13 февралендә Тенеки авылында дөньяга килә. 1937 нче елда аларның гаиләсе Йосыф-Алан авылына килеп төпләнә. Шәмсенур апа, 4 класс укыганнан соң, әнисенә ярдәм итәргә фермага йөри. Өйдәге кечкенә энеләрен карау да күп вакыт аның өстендә була. Сугыш чыккач, яшь кызны окоп казырга җибәрәләр. Аннан кайтуга, әтисе белән урман кисәргә йөри. Кая кушсалар, шунда тырышып эшли ул. Фермада бозаулар да карый, сыер да сава. 1952 нче елны Юлбат авылы егете Галиәхмәткә кияүгә чыга. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш юлларын үткән Галиәхмәт абый 1979 нчы елда бакыйлыкка күчә.

ХӘЛИЛОВА ЗӨБӘРҖӘТ САЛИХ КЫЗЫ

Зөбәрҗәт апа 1931 елның 27 маенда Мортыштамак авылында туган. Туганнары күп булса да, бары өчесенә үсеп җитеп, гаилә кору насыйп була. Хәлле генә яшәгән гаиләгә узган гасырның репрессия шаукымы тими калмый. Әтиләре Мөхәммәтсалих гаиләсен алып Таҗикстанга чыгып китә, үзе шунда вафат булып кала. “Без киткәч, әтиләрнең кунакка йөри торган аты белән кошовкасында колхоз рәисе йөргән”,- дип искә ала Зөбәрҗәт апа. Бераз соңрак гаилә яңадан туган нигезенә кайтып төпләнә.

ХӘЛИУЛЛИН ХӘБИБУЛЛА ХӘЛИУЛЛА УЛЫ

Хәлиуллин Хәбибулла Хәлиулла улы 1906 елның 22 июнендә Урта Кәшер авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганчы гел совет эшендә була. Сугыш башлангач та, әле бер ел диярлек, аны бронь белән эшләтәләр, фронтка җибәрмиләр.

ХӘМИДУЛЛИН ГАЗИЗУЛЛА ЗИННӘТУЛЛА УЛЫ

Газизулла Зиннәтулла улы 1927 елның 10 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында, гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәмидуллин Зиннәтулла Хәмидулла улы, әнисе Хәмидуллина Бибихалидә Таҗетдин кызы. Башта Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф укыганнан соң, алтынчы сыйныфка Кайбыч авылы мәктәбенә йөри башлый. 1941 елны алтыдан җиденче сыйныфка күчү өчен имтиханнар биреп йөргәндә сугыш башлануы турында игълан итәләр. Газизулла абый сүзләренә караганда: -“Мәктәптә укыган чакта ук, 1939 елны мин атлар ашатучы бригадага эшкә кердем.

ХӘМИДУЛЛИН ЗИННӘТ ЗӘКИУЛЛА УЛЫ

Фронтка 1941 елның апрелендә чакырыла. Сталинград астында сугыша. 1942 елда уң кулы яраланып, Саратов госпиталендә дәвалана. Ярасы җитди булу сәбәпле, госпитальдән соң аны демобилизациялиләр. Ул юбилей орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. “Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.

ХӘМИДУЛЛИН ЗИННӘТ ЗӘКИУЛЛА УЛЫ

Фронтка 1941 елның апрелендә чакырыла. Сталинград астында сугыша.1942 елда уң кулы яраланып, Саратов госпиталендә дәвалана. Ярасы җитди булу сәбәпле, госпитальдән соң аны демобилизациялиләр. Ул юбилей орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. “Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.