Мәңгелек саф

АЛИШЕВ ЗАҺИТ ГАБДУЛХАКОВИЧ

Заһит Габделһәк улы 1924 елның Иске Рәзәп авылында туган. Сугыш башланганчы урта мәктәп укутучы булып эшли . Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Кузнечиха районын херби коммисариаты белен Кызыл Армия сафларына алына. Старший лейтенант булып 1243 укчы полкында 375 укчы дивизиясендә терле фронтлар составында хезмәт итә. 1945 елның февраль аенда каты сугышларда катнашып Венгрия якларында геройларча һәлак булып җирләнә.

АЛИШЕВ КАДЫР ГАБДЕЛҺӘК УЛЫ

Кадыр Габделһәк улы 1918 елның Ямбухтино авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Сугыш башланганче Ярославль шәһәрендә яшәде. Полит эшчеләр кыскача курсларында укып тәмамлый, лейтенант званиясы белән армиягә алына. Батальон комсоргы булып, парторгы булып 236-й укчы дивизиясынын 177-го укчы полкта хезмәт итә. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз (1943) орденлары белән бүләкләнә .

АЛТЫНЧЫ ЯЗМЫШ. “СЫЕР ТИЗӘГЕН КИПТЕРЕП ЯГЫП ӨЙНЕ ҖЫЛЫТТЫК”

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

АМИНОВ ВАГЫЙЗЬ КӘРИМ УЛЫ.

Аминов Вагыйзь Кәрим улы 1924 нче елның 24 нче февралендә Сарлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.1931 нче елда Сарлы җидееллык мәктәбенә укырга керә.Мәктәпне 1938 нче елда тәмамлый. 1938-1941 нче елларда Тымытык урта мәктәбендә белеем ала.1941 нче елның көзендә Яшел Үзән шәһәренә ФЗО га җибәрелә.1942 няе елда ялга кайткач , военкоматка барып фронтка китәргә теләген белдерә.Балтик флотында хезмәт итә, Ленинград сугышында катнаша.1944 нче елда яраланып авылга кайта.

АМИНОВ ВАГЫЙЗЬ КӘРИМ УЛЫ.

Аминов Вагыйзь Кәрим улы. Аминов Вагыйзь Кәрим улы 1924 нче елның 24 нче февралендә Сарлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.1931 нче елда Сарлы җидееллык мәктәбенә укырга керә.Мәктәпне 1938 нче елда тәмамлый. 1938-1941 нче елларда Тымытык урта мәктәбендә белеем ала.1941 нче елның көзендә Яшел Үзән шәһәренә ФЗО га җибәрелә.1942 нче елда ялга кайткач , военкоматка барып фронтка китәргә теләген белдерә.Балтик флотында хезмәт итә, Ленинград сугышында катнаша.1944 нче елда яраланып авылга кайта.

АНДРЕЙ ПЕТРОВИЧ ГОРБУНОВ

Андрей Петрович Горбунов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1906 елда Якты Күл авылында туган. Сугышка 1941 еолда беренче көннәреннән үк алына. Әсирлеккә төшә, Берлинга кадәр барып җитә. Сугышчан батырлыклары өчен “Берлинны алган өчен”. “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, туган авылына кайта. 1977 елда бакыйлыкка күчә.

АНТИПОВ СЕМЕН ВАСИЛЬЕВИЧ

Антипов Семен Васильевич 1914 елда Сарман районы Бикмәт авылында туган. Кәүҗияк җидееллык мәктәбен тәмамлый. Минзәлә пед.агогия училищесын тәмамлый. Кәүҗияк мәктәбендә укыта һәм директор ярдәмчесе булып эшли. 1937-1940 елларда Күтәмәледә мәктәп директоры, Сарман район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Ватан сугышына китү алдыннан Мортамакта мәктәп директоры булып эшли. 1942 елда Ватан сугышына китә. Сугыш беткәнче алгы сызыкта көрәшә. 2 тапкыр яралана.

АНТОНОВ КУЗЬМА

Антонов Кузьма Сарман районы Ләке авылында 1909 елда туа. 1938 елны армия сафларына алына. Сугышның беренче көннәреннән яу кырында. Хатыны Антонова Анастасиягә ул бик күп хатлар яза. Шуларның бүгенге көнгә берничәсе генә сакланган. “1941 нче елның октябрендә.

АНТОНОВА МАРГАРИТА АЛЕКСАНДРОВНА

Тыл ветераны Антонова Маргарита Александровна, 1928 нче елның 17 нче июлендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Үбеи авылында туган.

АПАС АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ФӘРИТ АБЫЙ ЮНЫСОВ 4 ЕЛЛЫК ХӘРБИ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ИКЕ ЕЛЫН КЫТАЙ, КОРЕЯ ҖИРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘРӘ

Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.