Сугыш балалары

ЯКУПОВА ЛИЛИЯ МӘГЪСҮМ КЫЗЫ

МәгъсүмкызыЯкупова Лилия Мәгъсүм кызы 1937 елның 7 маенда ОлыНырты авылында туа. Әтисе Мәгъсүм Нырты авылындапредседатель булып эшләгән. Шуннан соң Гимадиев МәгъсүмнеСталинград сугышына алып киткәннәр. Әби сөйләвенчә, аларкоммунист булганнар. Әтисе сугышка киткәч, аннан бары тикбер хаты килгән, соңыннан инде үлде дигән хәбәре килептөшкән.Әтисенең энеләре Хәмит һәм Миңлеҗан да сугышта катнашып исән-сау әйләнеп кайтканнар. Сугышка киткәнче,

ЯМАЛИЕВА ЛӘБИБӘ ШӘЕХ КЫЗЫ

1931 елның 28 мартында Кәрәкәшле авылында туа. Колхозлар берләшкән елны сыер савучы булып эшли башлый.1958 елның декабрендә Ямалиев Зәйнетдин Хөснетдин улына кияүгә чыгып, 3 бала үстерәләр. 1986 елда пенсиягә чыга.

ЯМОЛЕЕВА ФЕРИЯ ШИҺАП КЫЗЫ

Туган көне, ае, елы: 14 03.1942. Туган урыны: Примор өлкәсе Архиповка авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Ямолеева Ферия Шиһап кызы 1942 елның 14 нче мартында Примор өлкәсе Архиповка авылында туа.Әтисе 1942 елның 9 мартында сугышка алына һәм хәбәрсез югала. Ферия апа 7 классбелем ала , укып бетергәч, телефонистка булып эшкә урнаша.Союз печатьтә эшли. 1947 елда туган җирләре Мари Эльгә кайталар. Хәзерге вакытта дүрт баласы исән-саулар.

ЯППАРОВА РИММА ТАХИР КЫЗЫ

1939нчы елның Әгерҗе шәһәрендә туган. «Әтием сугышка киткәндә миңа әле 3 кенә яшь була. Туган йортыбыз ул чакта элекке «Авангард» кинотеатры янында иде. Ул йорт әле дә исән, аның яныңнан узганда мин хәзер дә дулкынланам, тамакка төер тыгыла. Әлеге йортта яшәгәндә кечкенә булсам да, тәрәзә каршыннан яшусмерләрнең рәт-рәт тезелеп, «Встравай, страна огромная!» дип җырлап узулары - бүген дә исемдә. Ул чакта мин бу җырның мәгънәсен аңламаганмын, әлбәттә.

ЯРКАЕВ МӨҺТӘБӘР КАШФЕЛХАН УЛЫ

“1934 елның 16 июнендә Кәрәкәшле авылында туганмын. Әти- Яркаев Кашфелхан Кәшбетдин улы, әни- Яркаева Тәзнирә Хәниф кызы. 1941 елны 1 сыйныфка укырга кердем. 7 сыйныфлык белем алгач, башка укырга туры килмәде. 1950 елны Ютазы промкомбинатында акбур цехында эшләдем. 1950 елның декабрь аенда Ютазы автотранспорт хуҗалыгына слесарь булам дип эшкә кердем. 1953 елны август аенда Совет Армиясе сафына хезмәткә алындым. 3 ел хезмәт итеп кайткач, 1956елның көзендә, тагын шул авторотога шофер булып эшкә урнаштым.

ЯРКАЕВА АЛЕНА КАМИЛ КЫЗЫ

“1937 елда Зәйпе авылында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти - Садыков Камил сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китте. 2 яше дә тулмаган бишенче бала һәм туачак алтынчысы белән әни ялгыз калып, безне тәрбияләү өчен көнне төнгә ялгап колхоз эшендә булды. Әнинең иң зур ярдәмчесе унөч яше дә тулып җитмәгән өлкән абыебыз иде.

ҖИҺАНШИН НӘФИГУЛЛА ХӘСИЯТУЛЛА УЛЫ

Нәфигулла Хәсиятулла улы Җиһаншин 1937 елда Иске камка авылында туган. Хезмәт юлын 1953 елда "Энергетик" совхозында башлаган. Хезмәт стажы 44 ел. Хужалыкның алдынгы тракторчысы була. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1976 елның 23 декабрендә III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Әлки хәбәрләре, 25 июль, 2014 ел.

ҖӘЛИЛОВА (ГАТАУЛЛИНА) МӘРЬЯМ ФӘТХУЛЛА КЫЗЫ

Җәлилова (Гатауллина) Мәрьям Фәтхулла кызы 1936 нчы елның 23 нче декабрендә Сарман районы Дими Тарлау авылында туа. Кечкенәдән Боламыкта Мәхтүмә әбисендә тәрбияләнә. Мортамак авылында мәктәптә 6 нчы сыйныфка кадәр белем ала .Ә аннан соң, әнисе үзенең янына Чаллыга алып китә. Һәм шунда Мәрьям урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый.1955-1957 нче елларда Алабугада киапханәчеләр техникумында укый. Дипломлы яшь белгечне Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылына эшкә җибәрәләр.Ул анда 5 ел эшли. 1962 нче елда Әлмәт районы Габрахман авылы китапханәсендә хезмәт куя.

ҺӘРКЕМНЕҢ ЯРАТКАН БАБАЙСЫ УЛ РАФАЭЛЬ МИНҺАҖЕВ...

22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Рафаэль Минһаҗев-минем кайнатам, ирем Радикның әтисе. Ул сугыш чоры кичергән кеше.

ӘСӘДУЛЛИН ЧУЛПАН ӘХМӘДУЛЛ УЛЫ

- Мин 1940 елның февралендә дөньяга килгәнмен.