Фронтовиклар

ФАЗЛЫЕВ ӘФТАХ ФАЗЛЕТДИН УЛЫ

1925 елның 23 июлендә Иске Кормаш авылында. 1943 елның 3 гыйнварында сугышка китә. Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, японнарга каршы сугышта катнаша. 1948 нче елның 23 нче февралендә туган авылына әйләнеп кайта. "Японияне җиңгән өчен" һәм башка күп алы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Күмәк хуҗалыкта бригадир, ферма мөдире, балта остасы һәм башка эшләр башкара. "Хезмәт ветераны" медаленә лаек була. Хатыны Наҗия Шәрифулла кызы белән җиде бала үстерәләр.

ФАЗЫЛҖАНОВ МӘСХҮТ ШӘРИФҖАН УЛЫ

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены, “Германияне җиңгәне өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, һәм башка орден-медальләр кавалеры, 20гә якын Мактау кәгазенә һәм “Иң яхшы меномётчы” исеменә лаек булаган гвардия сержанты Мәсхүт Шәрифҗан улы Фазылҗанов Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр буйлаган. 1925 елда Яңа Шашы авылында туган ир-егет армиядә 1942 ел ахырыннан алып 1948 елның 15 мартына кадәр була. Шушы 5 елдан артык вакыт эчендә аңа төрле авырлыклар күрергә туры килгән. Ул Казаннан Верховинскидагы лагерьга җибәрелә.

ФАЗЫЛҖАНОВ МӘСХҮТ ШӘРИФҖАН УЛЫ

Бүгенге иминлегебез олы хөрмәткә лаеклы ветераннарыбызның тиңдәшсез батырлыгы бәрабәренә яуланган. Без, бәлки, өстен милләтләр итеге астында сытылыр идек, яки аларга баш иеп яшәр идек. Дөрес, шулай да татар һәм башка милләтләр Бөек рус дәүләтенә бил бөгеп яшәде. Вак халыклар кыерсытылды, изелде, аларны санга сукмадылар, хезмәтләренә күрә бүләкләр азрак бирелде. Шулай да Татарстанда 200гә якын кеше Советлар Союзы герое исеменә лаек булды. Тарих аларны онытмас.

ФАРВАЕВ МӘҮЛӘВЕТДИН ФАРВАЕВИЧ

Фарваев Мәүләветдин Фарваевич 1921 елда туа,1941 елда армиягә алына hәм хәбәрсез югала.

ФАРДУКОВ ИБРАҺИМ ФАРДУК УЛЫ

ФАРДУКО́В Ибраһим Фардук улы 1920 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1987 елда вафат.

ФАРСЫЕВ МУЛЛАЯН ФАРСЫЙ УЛЫ

1918 елның 7декаберендә Иске Сәфәрдә туа, шунда яши. 1939 елны хәрби хезмәткә чакырыла һәм 22 июнь таңында армиядә була. Бессарабия, Киев, Смоленскины саклауда, Курск дугасында, Берлинны алуда катнаша. 3 ай Германиядә хезмәт итә. Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый, 1946 елның 6 июнендә авылына кайта. "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", "Батырлык өчен", аннары юбилей медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә . Хәрби дәрәҗәсе- старшина.

ФАРУХШИНА НӘКЫЯ ФАРУХША КЫЗЫ

1925 елнын 11 декабрендә Сарманда туган. Туган авылында мәктәп бетергән. Сугышка киткәндә аңа 17 яңа тулган була. 1943 елның, 13 июнендә кичке сәгать 5тә районнан 21 кыз китәләр. Нәкыя башта Казанда оештырылган 37 нче зенит полкында пулеметчы булып хезмәт итә. 1943 елның декабреннән 1 нче Белоруссия фронты составында Смоленск юнәлешендәге сугышларда катнаша.

ФАСАХОВ АБДУЛМАЛИК ФАСАХ УЛЫ

Фасахов Абдулмалик Фасах улы 1896 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда фронтка алына. 1943 елда вафат.

ФАСАХОВ ГАБДЕЛЬБАРИ ФАСАХ УЛЫ

Фасахов Габдельбари Фасах улы 1898 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда фронтка алына. 1961 елда вафат.

ФАСАХОВ ЗИЯТДИН ФАСАХ УЛЫ

Фасахов Зиятдин Фасах улы 1913 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда фронтка алына. 1980 елда вафат.