Фронтовиклар

ХӘМИДУЛЛИН ЗӘЙНУЛЛА ХӘМИДУЛЛА УЛЫ

Хәмидуллин Зәйнулла Хәмидулла улы 1909 елда Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

ХӘМИДУЛЛИН МӘХМҮТ ХӘМИДУЛЛА УЛЫ

Хәмидуллин Мәхмүт Хәмидулла улы 1921 елның 15 августында туган. 1936 елны Иске Кәшер мәктәбен тәмамланганнан соң Сарман РКШсында хисапчылар курсында укый. 1937 елдан 1940 елның 25 августына кадәр “Кызыл игенче” колхозында хисапчы. Шул ук елны Армия сафларына алына. Сугыш елларында Ерак Көнчыгышта чик буен саклый. 1945 елның 9 августыннан Монголия, Хинган тауларында япон басып алучыларына каршы көрәштә катнаша. Харбин, Мугдин, Чань-Чунь шәһәрләрен японнардан азат итешә.

ХӘМИДУЛЛИН ХУҖАҖАН ХӘМИДУЛЛА УЛЫ

Хәмидуллин Хуҗаҗан Хәмидулла улы 1904 елда Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына. “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.

ХӘМИДУЛЛИНА ГӨЛСЕМ ХӘМИДУЛЛА КЫЗЫ

Хәмидуллина Гөлсем Хәмидулла кызы

ХӘМИТОВ ХӘБИБРАХМАН ЗӘЙДУЛЛА УЛЫ

Хәмитов Хәбибрахман Зәйдулла улы 1924 елда ТАССРның Әлки районы Чиябаш авылында туа. 1942 елда Бөек Ватан сугышына алына. Сержант. Кишинев юнәлеше буенча барган сугышларда катнаша. Сугыштан соң армия сафларында хезмәт итә. 1947 елда демобилизацияләнә.III дәрәҗә Дан ордены, юбилей медале белән бүләкләнгән. 1998 елда вафат.

ХӘМИТОВ ГАБДРАХМАН ХӘМИТ УЛЫ

Әтиемнең әтисе Хәмитов Габдрахман Хәмит улы 1906 елны Әлки районы Яңа Камка авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр ул тимерче булып эшли. 1941 елның 30 июнендә фронтка китә. Анда ул укчы була. Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша. 1943 елның августында Сталингадны азат итү өчен барган аяусыз бәрелештә каты яралана. Кыр госпиталендә дәваланып чыккач ул, янадан кулына корал алып, фронтка китә.

ХӘМӘТОВ ШАМИЛЬ

Шамил Хәмәтов 1918 елның 22 маенда элеккеге Чаллы районы Калмаш авылында дөньяга килә. 1939 елда армия сафларына чакырыла. Сугыш башланган елларга Шамил ага Фин заливы кырында урнашкан Ленинрад өлкәсендәге 133нче зенита-артиллерия частендә хезмәт итә.

ХӘМӘТШИН ГАЛЛӘМША МӨБАРӘКША УЛЫ

1925 елның 15 апрелендә Түбән Әлки авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач колхозда тимерче булып эшләгән. 1942 елда Куйбышев шәһәреннән ат белшн икмәк ташыган. 1943 елда, 18 яше дә тулмыйча, фронтка алынган. Чита өлкәсендә хезмәт иткән, япон самурайларына каршы сугышта катнашкан. 1948 елны туган авылына әйләнеп кайткан.

ХӘМӘТШИН ГӘЛЛӘМША МӨБАРӘКША УЛЫ

Хәмәтшин Гәлләмша Мөбарәкша улы 1925 елның 15 апрелендә Түбән Әлки авылында туган. Авыл мәктәбендә җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, колхозда тимерче булып эшли башлый. 1942 елда Куйбышев шәhәреннән Спасска ат белән икмәк ташый. 1943 елның гыйнвар аенда сугышка китэ. Башта Чита өлкәсенә поезд белән бер ай баралар. Шул яктагы хәрби шәhәрчектә хезмәт итә. Кытай территориясендә Япон самурайларына каршы сугышта катнаша. Бу сугыштан соң да хезмәтен дәвам итә. Ягулык складларында хәрби постта тора.

ХӘМӘТШИН ХӘММӘТ

Хәмәтшин Хәммәт 1920 нче елда Түбән Әлки авылында туган. Шунда биш класс белем алган. 1936 нчы елда шахтага эшкә китә. 1941 нче елда сугыш башлангач ,ул сугышка алына. Дон өчен барган сугышларда өч тапкыр яраланган, госпитальдә дәваланган-нан соң тагын сугышка керә. 1945 нче елда Германия җиңелгәннән соң, Япон сугышына китә. Сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта һәм озак еллар буе тимерче булып эшләгән. Намуслы хезмәте өчен аңа күп кенә медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр бирелгән.