Фронтовиклар

САЛИХОВ МИСБАХ САЛИХ УЛЫ

Салихов Мисбах Салих улы истәлекләреннән: Салихов Мисбах Салих улы 1922 елның 3 сентябрендә ТАССР Сарман районы Әлмәт авылында урта хәлле крестьян семьясында туганмын. 1930 елда семьябыз белән колхозга керәбез. 1931-1935 елларда Әлмәт авылы башлангыч мәктәбендә, 1935-1939 елларда Рангазар авылы тулы булмаган урта мәктәбендә укып, 1939 елда тәмамладым.

САЛИХОВ МИСБАХ САЛИХ УЛЫ

Мин, Салихов Мисбах Салих улы 1922 елның 3 сентябрендә ТАССР Сарман районы Әлмәт авылында урта хәлле крестьян семьясында туганмын. 1930 елда семьябыз белән колхозга керәбез. 1931-1935 елларда Әлмәт авылы башлангыч мәктәбендә, 1935-1939 елларда Рангазар авылы тулы булмаган урта мәктәбендә укып, 1939 елда тәмамладым.

САЛИХОВ МӨБАРӘКҖАН САЛИХ УЛЫ.

САЛИХОВ МӨБАРӘКҖАН САЛИХ улы 1926 нчы елда Кукмара районы Өлге авылында туган. Сугыш башланганда әле 15 кенә яшьлек булган егет, башка яшьтәшләре кебек үк авылның иң төп эш көченә әверелә. Чөнки өлкәнрәк ир-атлар сугышка алынган. Колхозның төп таянычлары, иң зур ышанычлары алар -13-16 яшьлек егетләр була. Менә 1926 нчы елгыларга да чират җитә. Мөбәрәкҗан абый да 1943 нче елның 13 нче ноябрендә 17 яшендә сугышка алына. Дошманга каршы көрәшергә атлыгып торган егеткә әле тиз генә сугышка керү, туган ил өчен көрәшү язмаган икән. Ул авылдаш егетләре белән Суслонгерга килеп эләгә.

САЛИХОВ МӨНӘВИР САЛИХ УЛЫ.

Салихов Мөнәвир Салих улы. Салихов Мөнәвир Салих улы 1926 елның 25 нче гыйнварында Сәмәкәй авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Сәмәкәй авылында ала. 7 класс тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа бары 15 яшь кенә була. Авылның типсә тимер өзәрдәй егетләре сугышка китә. Авылда баһадирдай ир-егетләрне, хатыннар, әби-бабай, үсмерләр, балалар алыштыра. Мөнәвир абый да нинди эш кушсалар, шуны башкара. Иптәшләре арасында оста куллы, тәвәккәл булуы белән аерылып тора.

САЛИХОВ ӘХӘТ САЛИХ УЛЫ

Салихов Әхәт Салих улы 1915 елда Уфа губернясы Минзәлә өязе Әлмәтмулла авылында туган. Яшьли ятим калып туганы гаиләсендә тәрбияләнә. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм 1943 елда беренче тапкыр сугышка керә. Витебск өлкәсе Большуха авылы тирәсендә барган сугышлар вакытында Салихов Әхәт төзәүче була. Һөҗүм вакытында 2 станоклы һәм бер кул пулеметын юк итеп җиңүгә үз өлешен кертә. Шушы батырлыгы өчен Салихов Әхәткә 1943 елның 26 августында “Батырлык өчен” медален тапшыралар.

САЛИХОВА ХАТИРӘ ФӘЛӘХ КЫЗЫ.

1923 нче елда Кукмара районы Өлге авылында доньяга килеп, сугыш башланасы елга гап-гади авыл кызы булып үсеп җиткән кызга үҗәтлеге, әйтәсе сүзен кистереп әйтә белгәне өчен микән, тотынган эшен ахырына кадәр зур осталык белән ерып чыга белгәне өченме колхозда бригадир вазыйфасын ышанып тапшыралар. Унсигез яшьлек кызга үзеннән күпкә олырак колхозчыларны тыңлата белү, бригадасын алдынгылар рәтеннән төшермәү җиңелләрдән булмагандыр.Әмма сынауларның иң зурлары алда көтеп торган икән шул әле.Бар доньяны тетрәндереп явыз Гитлер гаскәре СССР чиген үтеп сугыш башлый.

САМАРОВ ШӘРИПҖАН САМАРХАН УЛЫ

Самаров Шәрипҗан Самархан улы 1910 нчы елның 7 нче сентябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.Алар гаиләдә 3 малай булалар: Шәрипҗан, Салихҗан, Шакирҗан. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк егетләр туган илләрен сакларга яу кырына китәләр. Шәрипҗан 1941 нче елның августында китә. Сугышта ул 73 нче дивизиядә гади солдат булып хезмәт итә.Шәрипҗанның балалары үзе исән вакытта сөйләп калдырган вакыйганы искә алалар.“Самаров Шәрипҗанбелән Минзәлә районыннан Гамиров Галиәхмәт сугышның беренче көннәреннән үк бергә булалар. Гамиров 1914 нче елгы.

САМАТОВ ГАЙНЕТДИН СӘЛИМҖАН УЛЫ

1920 елның 5 июлендә Солтангол авылында туган, шунда тормыш иткән. 1941 елның октяберь аенда Бөек Ватан сугышына алына. 1941 елны Белоруссия, Минск, Смоленск тирәләрендә дошманга каршы көрәшә. 1942 елны Украинада, Киев, Харьков шәһәрләрендә була. Яралангач, Барнаул госпителендә дәвалана. Терелгәч, кабат сугышка кертелә. 1943-1945 елларны Киев, Польша, Румыния, Чехословакия, Берлинны алуда катнаша. Рядовой солдат 1945 елның 2 маенда яралану сәбәпле, Җиңү көнен Берлин госпиталендә каршылый.

САМИГУЛЛИН НАУМИР АБДУЛЛА УЛЫ

“Сугыш ветераны Самигуллин Н.А. ның сугыш яраларын чагылдыручы ренгент пленкасы”.

САРАНДОВ ВАСИЛИЙ ИВАНОВИЧ

Батырлык ул мәңгелек ... Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Иванович Сарандов егерме яшендә фронттан 1 группа инвалид булып кайта. Сугыш тарафыннан теткәләнгән бу кеше шулай да яшәргә, эшләргә ихтияр көче таба. Ләкин тормыштагы адымнар аңа бик авыр бирелгәнен күпләр белмиләр әле. Сугышка кадәр аның кыю, уңган егетләрдән булуын авылдашлары яхшы хәтерлиләр. Мәктәп директоры В.И. Лукоянов Василий Иванович турында: "Бөркет ул!" -ди.