САФИН НУРГАЛИ МИНГАЛИМ УЛЫ
Әниемнең әтисе Сафин Нургали Мингалим улы 1920 елның августында Күлбай Мораса авылында туа. Хәрби хезмәткә алынганчы ул укытучы булып эшли. 1940 елның 30 сентябрендә армиягә китә. 1941 елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башланганда, дәү әти Брестта хезмәт итә. Анда фашистлар белән бик каты бәрелештә була, дәү әтиләр чолганышта калалар. Камалыштан чыккач та, алар гаскәрләре белән көнчыгышка табан чигенәләр. Дәү әти Мәскәү оборонасында катнаша, анда ул пулемет взводын җитәкли. Курсларда укып белемен арттыра, лейтенант исемен ала. 1943 елда чаңгычылар ротасы командиры була.