Фронтовиклар

САФИУЛЛИН САЛИХҖАН СӨЛЕЙМАН УЛЫ

Сафиуллин Салихҗан Сөлейман улы 1926 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 2002 елда вафат.

САФИУЛЛИН ХАРИС САЙФУЛЛА УЛЫ

Сафиуллин Харис Сайфулла улы 1912нче елда Беренче май районы һәзерге Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. 1941 елның 6 июлендә Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград фронтында яраланып алты ай госпитальдә ята. 1942 нче елның 12 мартында инвалид Сафиуллин Харис Сайфулла улы туып үскән авылына кайта. Гомере буена атлы эштә эшли. Сугыштан соң артта калган колхозны аякка бастырыр өчен бөтен көчен куя.

САФИУЛЛИН ӘХМӘТВӘЛИ САФИУЛЛА УЛЫ

1914 – елның 22 сентябрендә гади игенче – крестьян гаиләсендә туа Әхмәтвәли абзый. 1936 – 38 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ул 314 – стрелковый полкта снайпер һөнәрен үзләштерә. Сугышка кадәр Молотов (Пермь) шәһәрендә хәрби заводта авиамоторист булып эшли. Авылга кайта, яшь укытучы кыз Мәрзиягә өйләнә.1941 елның июнендә үк аңа повестка тапшыралар. Авылыбызның танылган укытучысы Мәрзия апа Сафиуллинаның түбәндәге истәлекләре сакланып калган : “ Без иптәшем Әхмәтвәли белән ике генә атна торып калдык.Сугыш башланды.Ул сугышка китте.

САХАБ ЗАЛӘЛЕТДИНОВТАН КИЛГӘН ФРОНТ ХАТЫ, 1942 ЕЛ.

Проект "Историческая память" Алькеевский район, д. Суксу Автор: Сахаб Залялетдинов Получатели письма: Мунира, Бәдретдин Залялетдиновы Место хранения письма: школьный музей МБОУ "Чувашско-Бродская СОШ" Язык: татарский, шрифт: латинский

САХАУТДИНОВ ГАЙНЕТҖАН САХАУТДИН УЛЫ

Сахаутдинов Гайнетҗан абый 1924 нче елда Яңа Богады авылында туа. Җиденче классны тәмамлау белән, колхозда эшли башлый. Яшь булуына карамастан, ат һәм сабан белән җир сөрә, тырма белән тырмалый. 1942 елның 20 февраленнән Бөек Ватан сугышына китә. Шушы елның азагында Мәсәү янындагы сугышларда 742 санлы полк составында укчы булып сугышка керә. Ул чакта Мәскәү бер яктан 7 км, ә икенче яктан 12 км камалыш хәлендә торган була. Мәскәү камалышын өзгәндә, күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

САХИПОВ СОЛТАН САХИПГӘРӘЙ УЛЫ

Сахипов Солтан Сахипгәрәй улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Яңа Чаллы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. Рядовой. Кызыл йолдыз ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен " медале белән бүләкләнгән. 1991 елда вафат.

СИБАЕВ ҖӘМИЛ БӘДРЕТДИН УЛЫ

1943 елның башында 18 яше яңа гына туган Җәмилне Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Икенче Украина фронты составында Харьков шәһәре янында пулеметчы булып сугышларда катнаша башлый. Совет гаскәрләре Украина авылларын һәм шәһәрләрен азат итә-итә,Киевка якынлашалар. Киев өчен барган авыр сугышларда, янында снаряд ярылып, аның ярчыклары белән Җәмил каты яралана. Санитарлар табып алганда ул яртылаш туфракка күмелгән була.

СИБАЕВ ХАРАС ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

Сибаев Харас Шәрифулла улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына.