Галерея

БӘДЕРТДИНОВА МАҺИРА МИНҺАҖ КЫЗЫ

Бәдертдинова Маһира Минһаҗ кызының балачагы, үсмер еллары җиңелләрдән булмый. Узган гасырның 37 еллары шаукымы аларның гаиләсен читләтеп үтми. Әтиләрен кулга алалар. Ул шул китүдән кайтмый. Мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Әниләре җиде бала белән ялгыз кала. Ачлык-ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт, “халык дошманы” балаларына булган җәберләүләр үзәкләренә үтә. Бердәнбер ир туганнары да фронтка алына. Кечкенәдән эшләп ашарга өйрәнгән Маһира апа 29 ел буе хуҗалыклардан сөт җыя, колхозда эшли. Тырыш хезмәте хакында күп санлы Мактау кәгазьләре сөйли.

БӘДЕРТДИНОВА МӨНҖИЯ ШӘЕХЗАДӘ КЫЗЫ

Мөнҗия апа тугыз баланың җиденчесе булып Азалак авылында Шәехзадә һәм Нурдидә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Азалакта, аннан соң Каташ Каран мәктәбендә җиде класс белем ала. Балачагы сугыш елларына туры килгән буын өчен бу бик яхшы була. Иртә кул арасына керә, колхоз эшенә йөри башлый. Абыйларының берсе сугыш кырында ятып кала, Зөбәер абыйсы исән кайтып, озак еллар туганнарына терәк булып яши. Мөнҗия апа Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, зоотехник белгечлеге алып, эшли башлый. Ләкин балачактан ук сәнгатькә тартылган күңеле аны Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ҖӘҮДӘТ ШӘЕМОВ

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул. Җәүдәт Шәемов 1926 елның августында Яңа Богады авылында туа, җидееллык мәктәпне сугыш башланган 1941 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 1942 нче елның башында Шәемовларның да әтиләрен сугышка озаталар.

ВӘЛИЕВ ФАТЫЙХ БАРИ УЛЫ

Фронтта күргән михнәт- мәхшәрләр аның төшләренә кереп интектерә 74 ел буе җаным кебек саклап торган, инде шактый саргайган бу хатны кабат-кабат кулыма алам. Яшьлек дустым Фатыйхымның 1944 елда Киевны азат иткәндә яраланып, госпитальгә озатканда юлдан язган хаты ул.

ВӘЛИУЛЛИНА РӘСИМӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Рәсимә апа Яңа Имән авылында туа, гомере буе шунда яши, лаеклы ялга чыкканчы “Родина” колхозында хезмәт куя. Гектарлап чөгендерен дә эшкәртә, бәрәңгесен дә утый, колхоз малларын карауда да эшли, үз хуҗалыгындагы кырык төрле эшен дә башкара. Кызганыч, гаилә корып яшәсә дә, балалары булмый, ире Ярулла белән икесе генә гомер итәләр. Ярулласы вафатына да 13 ел үткән. Рәсимә апа бүгенге көндә иренең бертуган энесенең улы Вәлиуллин Фәнис, килене Надежда тәрбиясендә яши. Надеждага сабырлык теләп, рәхмәтләр генә юллап торырлык, аның тәрбиясендә 90 яшен тутырган кайнанасы Наимә апа да бар әле.

ГАЙНЕТДИНОВА ГӨЛНУР ТАИП КЫЗЫ

Әниләре биш баласын ятим итеп бакыйлыкка күчкәндә, иң кечеләренә әле өч яшь тулмаган була. Үги әниләре сабыйлар бәхетеннә бик кешелекле булып чыга, аны әле дә җылы сүзләр белән искә ала Гөлнур апа. Бөек Ватан сугышы чорында әтиләре хәрби заводта эшли, абыйлары фронт юлларын үтәләр. Сугыш чорында хисапчы булып эшләүче күршесе Галиулла абый ярдәме белән, кыз хат, гәҗитләр таратучы булып эшкә яллана. Аның өчен 200 грамм он бирәләр һәм 1 хезмәт көне языла. Дүртенче сыйныфка укырга бармыйча, кыз шушы хезмәтне башкара. Гөлнур апа 4-7 сыйныфларны Карашай мәктәбендә тәмамлый.