ГАЛИЕВ ФӘЙЗИ ӘХМӘТ УЛЫ.
ТУГАН ҖИР КЫРЛАРЫН ЯКЛАП. Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941–1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли. 1942 елның декабрендә Фәйзи Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска сроклы курсларны тәмамлаганнан соң, башка курсантлар белән берлектә ул фронтка озатыла.