Галерея

ГИЛЬФАНОВА РАҖИЯ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гильфанова Раҗия Нурулла кызы һәм балачакларын сугыш урлаган йөзләгән, меңләгән яшүсмерләр хакында китаплар язарлык. Раҗия апага тугач та таныклык алмыйлар әле. Әнисенә агач авып имгәнгән әтисен дә тәрбияләргә кирәк була. Балалары бәхетеннән терелә Нурулла абый. Тик сугыш башлангач, аксак дип тормыйлар, фронтка алалар. Соңгы хаты Смоленск яныннан килә. Әниләре дә сәламәтлеккә туймый, балаларына иртә кул арасына керергә туры килә. Мәктәп яшендәге Раҗияне комбайнер ярдәмчесе итеп куялар. Басудан таш та җыялар, салам эскертләүдә дә эшли балалар.

ГЫЙБАЕВ ВАРИС СӨНӘГӘТ УЛЫ

Варис ага Гыйбаев истәлекләреннән :“Сугыш вакытында иң мөһиме – элемтә. Элемтә урнаштыру өчен без һәрвакыт төнлә хәрәкәт итә идек. Бервакыт көньяк – көнбагыш юнәлешкә урнашкан батальон белән элемтә өзелде. Нишләргә? Көндез хәрәкәт итү, дошман тылына үтеп керү мөмкин түгел. Өстәвенә яңгыр сибәләп тора. Полковник Тихомиров җитәкчелегендә минем белән бергә ике элемтәче, караңгы төннән файдаланып, блга чыктык. Ара-тирә атышканкан тавышлар ишетелгәли. Элемтә чыбыгының өзелгән урыны табарга. Тиз дә хәрәкәт итәргә, ныклы игътибарлы булу да кирәк.

ГЫЙЗДЕТДИНОВА МӨБӘШИРӘ ГЫЙЛЬМЕТДИН КЫЗЫ

Гыйздетдинова Мөбәширә Гыйльметдин кызы 1931 елның 9 октябрендә Яңа Саклау авылында туган. Балачаклары сугыш елларына туры килгән миллионлаган балаларның берсе ул. Алар ашамаган үлән калмаган. “Су буендагы бабакайларны җыеп, эчендәге лайлалы өлешен дә ашадык”- ди Мөбәширә апа. 5 класс белемне күрше Карашай Саклау авылы мәктәбенә йөреп ала. Аннан соң укуын дәвам итәргә мөмкин булмый. 14 яшеннән колхоз фермасында сыерлар сава башлаган Мөбәширә апаның эшләмәгән эше калды микән?

ГӘРӘЕВА МӘБСҮСӘ МИҢНЕГАЛИ КЫЗЫ

Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызы 1927 нче елның 18 нче февралендә Азалак авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, эшләп үсә ул. Тимер, агач эшләренә оста әтисе аны балта эшенә дә, печән чабарга, ат җигеп, төрле эшләрне башкарырга да өйрәтә. Сугыш еллары кызларының өлешенә тигән торф чыгару, урман кисү эшләреннән дә калдырмыйлар Мәбсүсәне. Колхозның да төп терәге шул кызлар була.

ДАУТОВА МӘГЪДӘНҮС ФӘРРАХ КЫЗЫ

Мәгъдәнүс апа Азнакай районы Сукаеш авылында туган. Алты баланың төпчеге була ул, ләкин иркәләнеп үсәргә генә насыйп булмый. Иң элек әтисе, озак та тормый әниләре балаларын ятим калдырып, бакыйлыкка күчәләр. Мәгъдәнүс апа, алты авылдаш кызы белән вербовщикка ияреп, Свердлау якларына эшкә китә. Кызлар 6 ай нарат сагызы җыюда эшлиләр. Аннан кайткач, Мәгъдәнүс белән сеңлесен укытучы булып эшләгән апалары Үзбәкстанга алып китә. Кыз туганнар ефәк туку фабрикасында эшлиләр. Булачак ире Кәшиф белән дә шунда таныша Мәгъдәнүс. Гаилә корып, 2 кызлары туа.

ЗАКИРОВ ГАРЕЙ ЗАКИР УЛЫ БАБАМ СУГЫШТА КАТНАШКАН

Мин әле дүртенче класста гына укыйм.Шулай да укытучыбыз Гөлфия Корбангалиева җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләрдә катнашам. Без төрле проектлар белән ел саен “Барысын да белергә телим” дигән җәмгыять утырышларында чыгыш ясыйбыз. Бу уку елында “Сугыш көйдергән балачак” дигән эшем белән катнаштым. Альбомдагы иске фоторәсемнәрне карап утырганда уйлап куйдым: безнең гаиләдән Ватан сугышында кем булса да катнашты микән? Бу турыда дәү әнием Зөлфиядән сораштым һәм менә ниләр белдем.