Галерея

ЗӘКИ МИНШӘЕХ УЛЫ ФӘРРАХОВНЫҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Мин 1927 елнын 5 декабрендә Кичкетаң авылында крестьян гаиләсендә туганмын. 1941 нче елны 7 еллык мәктәпне тәмамладым. Классташ 5 кыз – Нәкыя Муллакаева, Нәкыя Муллаәхмәтова, Мөфариха Нәҗметдинова, Шәмсиҗамал Гыйльметдинова, Дөлхабирә Фәссәевалар белән Минзәлә педучилищисына укырга барырга җыендык. 1941 елнвың 22 июне көнне Гитлер сугыш башлады. Кичкетаң советы белән колхоз идарәсе мине укырга җибәрмәделәр. Бөтен ирләрне сугышка җибәрделәр, эшләргә ир-ат калмады, шуңа мина китергә рөхсәт бирмәделәр.

ЗӨБӘЕРОВА ТАИМӘ САДЫЙК КЫЗЫ

Таимә апа Кызыл Яшьләр авылында туган. Гражданнар сугышыннан яраланып кайткан әтисе Садыйк озак та тормый, балаларын ятим итеп, бакыйлыкка күчә. Әнисе вафат булганда Таимәгә нибары 5 яшь була. Иртә җигелә кыз тормыш арбасына. Мәктәптә укыганда ук колхоз эшенә йөри. Туганнарын кайгырту, йорттагы эшләр дә аның иңнәренә өелә. Булачак ире Мәсгуть белән тегермәндә хисапчы булып эшләгәндә таныша. Кызны сорарга килгәч, бер үзе бер бәлешне ашап бетерә язган егет кызның туганнарына да бик ошый. “Ашаганда-колагы селкенә, эшләгәндә-йөрәге җилкенә торганнардан икән”- дип нәтиҗә ясала.

ИБАТУЛЛИН МУНИР НАБИУЛЛОВИЧ

1924 нче елның 5 нче апрелендә Келәнче авылында туа. Ватан сугышы башланганда ул 9 нчы классны тәмамлый. Үзе теләп фронтка китә. 1943 нче елда Подольск пехота училищесын тәмамлый. 1944 нче елның гыйнвар аенда 212 нче укчы дивизиясенә килә. Аңа автоматчылар взводын ышанып тапшыралар. 1943 нче елның 11 июлендә Курск дугасында каты яралана. 212 нче укчы дивизиясендә 1944 нче елның февраленә кадәр була. Аның сугышчылары Заречьеда, Кобринда, Бресста булалар.

ИЛЬИНА АННА ДЕНИСОВНА

Ильина Анна Денисовна 1931 елда Ләке авылында гаиләдә баш бала булып туа. Туган авылы мәктәбендә белем ала. Әтиләре сугышка киткәндә бишенче бала булып туган энесенә ике генә яшь була. Әниләренә гомер буе рәхмәтле алар. “Ач булмадык, сыер, сарыклар асрап, бакча тутырып яшелчә-бәрәңге үстереп, безне ризыклы итте. Колхоз эшенә дә җитеште”,- дип искә ала ул елларны Анна апа. Сугышта каты яралар алса да, әтиләре исән кайта. Җиденчене тәмамлагач Алабуга китапханәчеләр бүлегенә укырга керә. Ләкин, авыру сәбәпле, укуын дәвам итә алмый.

ИСКӘНДӘРОВ МӨСӘГЫЙТ ИСКӘНДӘР УЛЫ

Искәндәров Мөсәгыйть ага истәлекләреннән: “Мин армиягә 1939 елның 12 сентябрендә тимер юл частенә хезмәткә алдылар. Безне Ютазы районы военкоматы Ютазы станциясеннән Ерак Көнчыгышка Приморский крайның Старый Смолонено дигән станциягә озаттылар.1941 елның 26 мартына кадәр шунда булдык. 1941 елның 1 апрелендә без Польшаның Каменька дигән станция янында урман эчендә военный лагерьда урнаштык. Герман чигенә 30 км, Львов шәһәренә ерак түгел урында.

ИСХАКОВА ҖИҺАН МӨСӘЯП КЫЗЫ

Вәлиева (Исхакова) Гыйльмиҗиһан Мөсаяф кызы истәлекләре:

КАМАЛИЕВА НӘҖИБӘ ГАЛӘЛЕТДИН КЫЗЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалиева Нәҗибә Галәлетдин кызы, 1920 елның 25 июлендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач, Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аннары авыл советы секретаре, район советы башкарма комитетында кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Казанда алты айлык хәзерлек курслары үткәч, беренче Белоруссия фронтына җибәрелә. Ул 37 нче зенит-пулемет полкының 3 нче батальонында элемтәче булып хезмәт итә. –“ Башта Смоленскийны азат итүдә катнаштык, аннары безне Польшага җибәрделәр.