Галерея

КАМАЛОВА (МӘДИЯРОВА) ФӘЕЗКАМӘР МӨХӘММӘТДИН КЫЗЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалова (Мәдиярова) Фәезкамәр Мөхәммәтдин кызы, 1920 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач Казан шәһәренә китә. Вахитов исемендәге заводның рабфагына укырга керә. Сугыш башлангач,Тархан районына окоп казырга җибәрелә. 1942 елда фронтка китә. 1782 нче зенит-артеллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. Мәскәүне саклауда катнаша. Аннары Краков шәһәре янына җибәрелә. –“Берүзең дошман тылына кереп китәсең. Элемтә өзелгән урынны табып ялгарга кирәк. 3-4 көн бер ризык капмый йоргән чаклар булды.

КУЗЬМИН ГРИГОРИЙ ЕФРЕМОВИЧ

Волгоград өчен сугышта уң кулын югалтып кайткан Кузьмин Григорий Ефремович үзенең яраланган вакытын искә төшереп, түбәндәгеләрне сөйли.

КЫЯМОВА СӘМИГА САЛИХ КЫЗЫ

Сәмига апа Сарманда туып үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә ул өченче сыйныфка күчкән була. Әтиләре сугыштан кайтмый. Гаиләдә биш бала, әтисенең үги әнисе әниләре тәрбиясендә кала. Кан чиреннән авылдашлары үлә башлаган чорда, әниләре хастаханәгә эләгә. Эне-сеңелләрен ачтан үтермәс өчен, Сәмига биштәр асып, күрше Әхмәт авылына хәер сорашырга бара. Берничә бәрәңге белән бер уч он алып кайта ул. Берничә көн балаларның ихатада күренмәвен искәргән күршеләре кермәсә, өйдә балалар ачка да үлгән булырлар иде. Әниләре терелеп кайткач, авыр булса да тормыш дәвам итә.

КЫЯМОВА СӘМИГА САЛИХ КЫЗЫ

Сарман районы Рангазар авылында гомер итүче Кыямова Сәмига Салих кызы. Була шундый кешеләр: еллар үткән саен, аларның матурлыклары да кимеми, картаймыйлар да, чөнки аларның күңеле замана белән бергә атлый. Сәмига апа – шундыйлардан. Эшкә килгән беренче көннән алып, мин аңа сокланып яшәдем. Ул вакытта Сәмига апа тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьләргә акыллы киңәшләрен бирердәй төпле фикерле укытучы иде. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды. Сер сандыгы, бервакытта да ятларга сер бирмәс аның кебек кешеләр хакында, “эчендә җигүле атлар ята”, диләр. Мондый сүзләрне бөтен кешегә дә әйтеп булмый.

ЛАТЫЙПОВА МӘДИНӘ-МИҢЛЕСОРУР ХАҖИ КЫЗЫ

Латыйпова Мәдинә-Миңлесорур Хаҗи кызы 1931 нче елның 3 нче сентябрендә туган. Балачагы сугыш елларына туры килгән кызга иртә кул арасына керергә, башлангыч белем алу белән чикләнергә туры килә. Нинди генә эшкә кушсалар да, тырыш хезмәт куя, беренчелекне бирми ул. Урагын да ура, борчагын да чаба, Горький якларында торф та чыгара. Нәкъ шунда эшләгән чагында тегү машинасы ала, төннәрен иптәшләренә күлмәкләр тегә башлый. Авылына кире кайтканда да машинасын калдырмый. Көндезен колхоз эшендә булса, төннәр буе авылдашларына киемнәр тегә. Әмирҗан абый белән гаилә корып, балалар үстерәләр.