Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

ДРАЦКИЙ НИКОЛАЙ ГРИГОРЬЕВИЧ

Николай Григорьевич (1.6.1930, БАССРның Фёдоровка районы Гавриловка авылы - 20.5.1982, Әлмәт шәһәре), нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

ДРЯНИЧКИН МИХАИЛ ЕФИМОВИЧ

ДРЯНИЧКИН Михаил Ефимович (4.12.1909, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чинчурино авылы - 30.1.1945, Катовице шәһәрендә җирләнгән, Польша), Советлар Союзы Герое (4.4.1945, үлгәннән соң), капитан. Кече командирлар мәктәбен (1933), Сәяси курслар (1940) һәм «Выстрел» курсларын (1943) тәмамлый. «Ашлык әзерләү» конторасында эшли. 1931-33 елларда һәм 1935 тән Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1943 тән 904 нче укчы полкның батальон командиры (59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе).

ДУБИН ИБРАГИМ ХУСАИНОВИЧ

ДУБИН Ибраһим Хөсәен улы (16.5.1921, Әстерхан шәһәре- 1996, шунда ук), Советлар Союзы Герое (16.10.1943), кече лейтенант (1943). Ульянов хәрби пехота училищесен (1940), Офицерлар составы белемен камилләштерү курсларын (1946) тәмамлый. 1939 елдан Кызыл Армия сафында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 360 нчы укчы полкының рота командиры (13 нче армиянең 74 нче укчы дивизиясе).

ДӘҮЛӘТОВ БАКИР РӘХИМ

ДӘҮЛӘТОВ Бакир Рәхим улы (23.5.1915, хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Әмир авылы - 31.3.1982, Таҗикстан ССРның Турсунзадә шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), гвардия өлкән сержанты. БАССР һәм Таҗикстан ССР төзелешләрендә эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкында станоклы пулемёт командиры (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы кавалерия дивизиясе).

ДӘҮЛӘТОВ БАЯН ЯРКӘЙ

ДӘҮЛӘТОВ Баян Яркәй улы (8.3.1924, Минзәлә кантоны Татар Әҗбие авылы - 21.10.1943, Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе, Лоевск районы Бывальки авылында җирләнә), Советлар Союзы Герое (30.10.1943, вафатыннан соң), лейтенант. Туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1281 нче укчылар полкының взвод командиры (65 нче армиянең 60 нчы укчылар дивизиясе). Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять (1943) һөҗүм операциясендә катнаша.

ЕВДОКИМОВА АНТОНИНА ИВАНОВНА

Евдоки́мова Антонина Ивановна (15.8.1907, Казан губернасы, Свиәга өязе Турминский авылы - 1998, Самара шәһәре), колхозчы, Социалистик Хезмәт Герое (1948). Тәрҗемәи хәле 1941-1959 елларда Подберезье (хәзерге Кайбыч) районының «Революция» колхозында эшли. Герой исеме бодайдан югары уңыш алуы өчен бирелә (1944 тә - 1 га дан 33 ц). 1951-55 тә ТАССР Югары Совет депутаты. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

ЕВСЕЕВ ГАВРИИЛ ПЕТРОВИЧ

ЕВСЕЕВ Гавриил Петрович (15.7.1914, хәзерге Баулы районы Потап Томбарлысы авылы - 15.5.1973, шунда ук), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), майор (1945). 1932 елдан Баулы районы халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1940). 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 547 нче миномёт полкы дивизион командиры.

ЕЖКОВ ВАЛЕНТИН ФЁДОРОВИЧ

ЕЖКОВ Валентин Фёдорович (27.5.1922, ТАССРның Арча кантоны Арча шәһәре - 19.8.1943, Украина ССР, Донецк өлкәсенең Шахтёр районы Степановка авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән лейтенанты (1943). 1940 елга кадәр Харьков трактор заводында эшли. Хәрби пехота училищесен (1941) тәмамлый. 1942 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче гвардия укчы полкының танкка каршы көрәшү ротасы командиры (2 нче гвардия армиясенең 3 нче гвардия укчы дивизиясе).

ЕЛИСЕЕВ МИХАИЛ ГРИГОРЬЕВИЧ

ЕЛИСЕЕВ Михаил Григорьевич (7.11.1899, хәзерге Тәтеш районы Колунец авылы - 17.1.1943, Воронеж өлкәсенең Каменский районы Татарино авылы), Советлар Союзы Герое (19.6.1943, үлгәннән соң), кече сержант (1943). Кызыл Армия сафларына чакырылганчы, Волжск шәһәрендә (Мари АССР) сатучы булып эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 106 нчы танк бригадасының танкка каршы батарея тубы командиры (3 нче танк армиясенең 12 нче танк корпусы).

ЕНАЛИЕВ БАРЫЙ (БОРИС) МУСАЕВИЧ

ЕНАЛИЕВ Барый (Борис) Муса улы (15.6.1914, хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Октябрьск авылы - 10.12.1982, Баку), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), сержант (1945). 1939-41 елларда Бакуда заводта слесарь булып эшли. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694 нче укчы полк автоматчысы (33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе).