Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

ГАЙНЕТДИНОВ МАХМЕТИН (ДМИТРИЙ) ГАЛЕНТИН УЛЫ

ГАЙНЕТДИНОВ Махметин (Дмитрий) Галентин улы (17.8.1921, Свердловск өлкәсе Григорьевка авылы - 7.5.1993, Төмән шәһәре). Советлар Союзы Герое (30.10.1943), старшина. Харьков хәрби-сәяси училищесен (1945), Мәскәүдәге В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиянең ике курсын (1950), Харьков унститутын (1958) тәмамлый. 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче укчы полкның (65 нче армиянең 106 нчы укчы дивизиясе) элемтә ротасында взвод командиры.

ГАЙСИН ӘХМӘТСАФА ГАЯКОРЬЙСӘ УЛЫ

ГАЙСИН Әхмәтсафа Гайсә улы (1918, хәзерге Мари Республикасы, Бәрәңге районы Портчара авылы - 27.11.1943, Запорожье өлкәсе, Вольнянский районы Капустяный авылы), Советлар Союзы Герое (22.2.1944, вафатыннан соң), гвардия кече лейтенанты. Колхозда эшли. Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1943). 1938 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 185 нче гвардия укчы полкның (12 нче армиянең 60 нчы гвардия укчы дивизия) укчы взвод командиры.

ГАЛЕЕВ (ГАЛИЕВ) ФАХРАЗИ ГАЛЕЕВИЧ

ГАЛИЕВ Фәхразый Гали улы (12.2.1912, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Җәмәк авылы - 13.5.1997, Минзәлә районы Җәмәк авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944), кече сержант. Йөкче, тракторчы булып эшли. Казан республика партия мәктәбен тәмамлый (1952). 1934-36 елларда һәм 1942 дән Кызыл Армиядә. 1943 нең гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1248 нче танкка каршы артиллерия полкында (12 нче армия) орудие командиры урынбасары. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943).

ГАЛИЕВ НУРГАЛИ МӨХӘММӘТГАЛИ УЛЫ

ГАЛИЕВ Нургали Мөхәммәтгали улы (25.5.1914, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Сарманай авылы- 28.4.1977, Төркмәнстан ССР, Ашхабад шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), гв. рядовое. Сугышка кадәр ташчы булып эшли. 1941 елның октябреннән Кызыл Армиядә. 1943 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 387 нче аерым сапёр батальоны (7 нче гв. армиясенең 213 нче укчы дивизиясе) сапёры. Воронеж, Дала, 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында катнаша (1943).

ГАЛИМОВ ВАХИТ ГАЗИЗ УЛЫ

ГАЛИМОВ Вахит Газиз улы (1921, Башкортстан Республикасының хәзерге Чакмагыш районы Иске Балак авылы - 28.9.1943, Украина ССР, Днепровский авылы) Советлар Союзы Герое (22.2.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән сержанты. Колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 100 нче гвардия укчы полк (6 нчы армиянең 35 нче гвардия укчы дивизиясе) снайперы.

ГАЛИМҖАНОВ СӘЛИМҖАН ГАЛИМҖАН УЛЫ

ГАЛИМҖАНОВ Сәлимҗан Галимҗан улы (25.9.1915, хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы Төлгезбаш авылы - 12.7.2005, Екатеринбург шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), гвардия кече сержанты. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 225 нче гвардия укчы полкы (7 нче гвардия армиясенең 78 нче гвардия укчы дивизиясе) укчысы.

ГАРИПОВ ГАБДУЛЛА ГАРИФ УЛЫ

1925 елның 15 апрелендә Биектау районы Ташсу авылында туа.1943-1945 елларда - Мәскәү пулеметчылар хәзерли торган училище курсанты. 298нче, 248 нче укчы полклары составында, һава десанты бригадасында хезмәт итә. Бүлекчә командиры, орудие командиры була. Җиңү көнен Австриядә Вена шәһәрендә каршылый. туган якка 1950 елда кайта. Капитан.

ГАРИПОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ

1921 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Мәлбагыш авылында куп балалы гаиләдә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1943 елда аны армия сафларына алалар. Фашистлар белән көрәшкә Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа бары 1945 елда гына милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнашырга туры килә. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ГАРИФУЛЛИН ГАБДУЛЛА ГАРИФУЛЛА УЛЫ

ГАРИФУЛЛИН Габдулла Гарифулла улы (3.1.1925, Арча кантоны, хәзерге Балтач районы Яңгул авылы - 1.8.2002, шунда ук), Советлар Союзы Герое (15.5.1946), сержант. ФЗӨ мәктәбен (1940, Донецк шәһәре), агрономнар курсларын (1952, Казан) тәмамлый. 1941-42 елларда Чиләбе трактор заводында, Балтач районының «Яңа тормыш» колхозында эшли. 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә. 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче җиңел артиллерия бригадасының 54 нче җиңел артиллерия полкында (5 нче удар армиянең 6 нчы артиллерия корпусы 2 нче артиллерия дивизиясе) орудие командиры.

ГАРНИЗОВ МИХАИЛ ТИХОНОВИЧ

ГАРНИЗОВ Михаил Тихонович (1924, Тәтеш кантоны Шигали авылы - 28.8.1943, Полтава өлкәсе Пархоменко авылы), Советлар Союзы Герое (10.1.1944, үлгәннән соң), гвардия сержанты. Куйбышевта 2 нче ФЗӨ мәктәбен тәмамлаганнан соң, Куйбышев шәһәре кондитер фабрикасында эшли. 1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 200 нче гвардия укчы полкы (4 нче гвардия армиянең 68 нче гвардия укчы дивизиясе) пулемётчысы. Воронеж фронты гаскәрләре составында Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә катнаша (1943).