ГАТАУЛЛИН ӘНВӘР ҖИҺАНГИР УЛЫ
ГАТАУЛЛИН Әнвәр Җиһангир улы (23.2.1923, Пермь шәһәре - 26.8.1994, шунда ук), Советлар Союзы Герое (18.8.1945), гвардия подполковнигы. Омскидагы хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1942). 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 99 нчы гвардия аерым разведка авиациясе полкында (15 нче һава армиясе) звено командиры. Брянск, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск (икесе дә 1943), Ленинград-Новгород һәм Рига (икесе дә 1944) һөҗүм операцияләрендә, Курляндия ярымутравында дошман төркемен камап алуда (1945) катнаша.